Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тарих мизгеле

Хәтердә саклыйк

Пильщиковлар Бөек Ватан сугышында һәлак булган туганнары Василий Андреевич һәм Александр Андреевич истәлеген дистә еллар үткәч яңарттылар. Быел, Федор Андреевичның улы Олег әтисенең бертуганнары немецларга каршы сугышкан җирдән, аларның җәсәдләре күмелгән туганнар каберлегеннән туфрак алып кайтып, аны Иске Савруш зиратында аларның әти-әниләре каберләре арасына җирләде. ... Бертуганнарның иң өлкәне, 1918...

Пильщиковлар Бөек Ватан сугышында һәлак булган туганнары Василий Андреевич һәм Александр Андреевич истәлеген дистә еллар үткәч яңарттылар.


Быел, Федор Андреевичның улы Олег әтисенең бертуганнары немецларга каршы сугышкан җирдән, аларның җәсәдләре күмелгән туганнар каберлегеннән туфрак алып кайтып, аны Иске Савруш зиратында аларның әти-әниләре каберләре арасына җирләде.
... Бертуганнарның иң өлкәне, 1918 елда туган Василий Пильщиков 1941 елда Аксубай район хәрби комиссариаты тарафыннан сугышка алына. Ул лейтенант, разведчик булып 268 нче укчылар дивизиясенең 942 нче укчылар полкында дошманга каршы көрәшә. 1944 елның 16 июлендә Ленинград өлкәсенең Выборг районы Кирилловск поселогыннан ерак түгел һәлак була.
1941 елда повестка алган вакытта Александрга яңа гына 18 яшь тулган була. Ул гади солдат була, 506 нчы укчылар полкының 198 дивизиясе составында хәрби хезмәт үтә.
1944 елның 11 мартында алган яралардан вафат була. Ул Псков өлкәсе Порхов районында җирләнгән.
Василийның каберен Кар десанты отряды эзләүчеләре таба. Алар туганнар каберлеген нинди маршрут буенча табарга мөмкин булуы турында да беләләр.
... Бу турыда безгә Иске Савруш урта мәктәбе ветераны Сергей Андреевич Пильщиков үзенең хатында бәян итте. Ул барлык туганнар, күптән бу якты дөньядан киткән әти-әниләре исеменнән әлеге изге эшне башкарган абыйсының улы Олег Федоровичка зур рәхмәт белдерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Василий Пильщиков Кар десанты отряды 506 нчы укчылар полкының 198 дивизиясе