Аксубаево
  • Рус Тат
  • Чишмәгә яңа тормыш

    Быелгы Республика көне яңадумалылар күңелендә халык телендә Кара Чишмә дип аталган чишмәгә яңадан җан өрү вакыйгасы белән истә калачак. Ак суга бай төбәк дигән мәгънәгә ия булган районыбызда бу төзекләндерелгән утыз бишенче чишмә. Чишмә ачу тантанасына авыл язмышына битараф булмаган һәркем, шул исәптән төзекләндерү эшен башлап йөргән ветераннар килгән иде....

    Быелгы Республика көне яңадумалылар күңелендә халык телендә Кара Чишмә дип аталган чишмәгә яңадан җан өрү вакыйгасы белән истә калачак.


    Ак суга бай төбәк дигән мәгънәгә ия булган районыбызда бу төзекләндерелгән утыз бишенче чишмә.
    Чишмә ачу тантанасына авыл язмышына битараф булмаган һәркем, шул исәптән төзекләндерү эшен башлап йөргән ветераннар килгән иде.
    -Кара Чишмә - шул авылда туып-үскән һәр кеше өчен яшәү чыганагы, авыл символы булып тора. Аның суы тәнгә көч, йөрәккә шифа бирә. Юкка гына безнең бабаларыбыз аның суы белән яңа туган балаларны коендырмаганнар, - дип сөйли төзелеш инициаторы булган Ирек Салахов үзенең "ТАТЕХ" ЯАҖ генераль директоры Ирек Хәйруллинга, "Дума" ДДНГ управляющие Юрий Ильинга, район башлыгы Камил Гилмановка һәм "Пакер Бис" ООО подрядчикларына рәхмәт белдергән чыгышында. Өченче елгы корылык елында да чишмә үзенең көч-куәтен югалтмыйча авыл халкын гына түгел, нефтьчеләрне дә үзенең салкын суы белән сөендерде. Әмма ветераннар үзара киңәшеп, чишмәнең суы кипмәсен өчен төзекләндерергә кирәк дигән карарга киләләр, чөнки моңа кадәр авылда булган Каенлы, Кармәт, Салкын чишмәләрнең суы кипкән, Урта Чишмәнең суы тәмсезләнгән иде.
    Яңа Дума авылы халкы аларның гозеренә колак салып, чишмәгә яңа тормыш бирүгә ярдәм күрсәткәне өчен район башлыгына рәхмәт укыйлар. Алар мөрәҗәгать иткәннән соң бер ел үтүгә, Кара Чишмә яны бөтенләй башка төс алды. Чүмеч формасында ясап таш түшәлгән, дүрт ягыннан койма белән әйләндереп алынган чишмә әйтерсең лә рәхмәтен белдереп яңа көч белән агып тора. Көмеш суы торба буйлап агып төшеп кечкенә бассейнга җыела. Бассейн тирәсенә авылдашлар килеп ял итсен, дөнья мәшәкатьләрен онытып торсын өчен эскәмияләр куелган.
    Тантанада район башлыгы "ТАТЕХ" ЯАҖ гендиректоры Ирек Хәйруллинга һәм "Пакер Бис" ООО начальнигы Фирдәүс Ибраһимовка Рәхмәт хаты тапшырды. Ирек Салахов аларга истәлеккә картина бүләк итте, якташлары Фәнис Хәбибуллинга, Рәмис Мингатинга, Илгиз һәм Илгизәр Шәфигуллиннарга, Хәлим Салаховка, Марат Салаховка, Мансур Рафиковка рәхмәт белдерде. Тантананы үткәрүгә Ирек Салаховның гаиләсе дә акчалата ярдәм күрсәтте. Авыл җирлеге башлыгы Илнур Шакиров прораб Азат Камилов җитәкчелегендәге төзүчеләрнең тырыш хезмәтен билгеләп үтте.
    -Су булса, тереклек була, - дип авыл мәчете мулласы Әсхать Мөрсәлимов чишмәне изгеләндереп дога кылды. Шул сүзләрне генә көткән кебек чишмә тагын да матуррак тавыш белән челтерәп ага башлады.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: