Аксубаево
  • Рус Тат
  • Ата батырлыгы

    Дөньяда бер нәрсәдән башка, барысын да аңларга һәм кичерергә була. Әмма баладан баш тартуны түгел. Ә минем бабам, Антон Тимофеевич Якушкин, биш кызын ялгызы аякка бастыра. Заманасы нинди була әле... Ул 1899 елда Савгач авылында дөньяга килә. Алты яшендә әнисез кала, бик күп газаплар күрергә туры килә. Дүрт класс белем...

    Дөньяда бер нәрсәдән башка, барысын да аңларга һәм кичерергә була.


    Әмма баладан баш тартуны түгел. Ә минем бабам, Антон Тимофеевич Якушкин, биш кызын ялгызы аякка бастыра. Заманасы нинди була әле... Ул 1899 елда Савгач авылында дөньяга килә. Алты яшендә әнисез кала, бик күп газаплар күрергә туры килә. Дүрт класс белем белән язу-сызу эшләрен алып бара. Унтугыз яшендә әбием, Марфага өйләнә. Аларның ике уллары һәм ике кызлары кечкенә чакта ук үләләр. Аннан соң Петр, Анна, Мария, Ксения, һәм Нина туа. Әби белән бабай бер-берсен ярты сүздән аңлап, башкаларны көнләштерерлек итеп тату яшиләр. 1919 елда авылдашлары аны авыл советы рәисе итеп сайлыйлар. 1926 елдан алып 1930 елга кадәр бабай үзара ярдәм кассасы секретаре булып эшли. 1931 елда кабат җирле хакимиятне җитәкли, ә ике елдан "Малалла" колхозы бригадиры, ә 1935 елда рәис итеп билгеләнә.
    Ул вакытта ашлыкны атлар белән Чистайга ташыйлар. Ашлык яңгыр астында калып, олауларны кире борырга туры килә. Ул юкка чыкмасын өчен бабай ашлыкның бер өлешен ачлыктан тилмерүче авылдашларына өләшергә карар кыла. Ә 1942 елның гыйнварында бабай "зыян салган өчен" кулга алына. Ә моңа кадәр, 1941 елның декабрендә алар бердәнбер уллары, Петрны югалталар...
    Бабай кулга алынганнан соң Лидия дөньяга килүгә карамастан, әбинең йөрәге бу әрнү-югалтуларга түзә алмый. Кызларны ятим калдырып, үлеп китә. Өлкәне Анна, җиде сыйныфны тәмамлаганнан соң район МТСында эшли, Мариягә сеңелләрен канат астына алырга туры килә. Ул күргәннәрне әйтеп тә, сөйләп тә бетерерлек түгел.
    ... Казан төрмәсеннән үлә дип өенә кайтарып җибәрелгән авыру, хәлсез әтиләре Чистайдан җәяү өч көн кайта. 1943 елның мае була. Әмма ул үлемгә бирешми. Кәкре Күл хастаханәсендә озак дәваланганнан соң, 1944 елда Свердловск өлкәсенә хөзмәт армиясенә мобилизацияләнә. Кызларны үз янына алу - аның бердәнбер максаты була. 1946 елның салкын октябрендә кызларны Первоуральскка алып китә. Кысан баракта яшәсәләр дә кызлар канәгать булалар - чөнки янәшәдә аларны яклаучы әтиләре була. Анна һәм Мария әтиләре белән заводта хезмәт куялар, Ксения, Нина һәм Лидия мәктәптә белем алалар. Әтиләренең фоторәсеме мактау тактасыннан төшми, янәшәсендә яхшы күңелле бик күп хатын-кызлар эшләвенә карамастан, бабай кызларын ялгызы гына тәрбияләп үстерергә була. 1955 елда ул кызлары белән туган ягына кайта һәм лаеклы ялга чыкканчы колхозда эшли. Кызларына яхшы тәрбия бирә. Анна озак еллар Иске Чишмәдә баш хисапчы булып эшли, Нина һәм Лидия рус теле һәм әдәбияты фәненнән белем бирәләр, Мария белән Ксения колхозда хезмәт куялар. Төпчек кыз Лидия Антоновнага хәзер 70 яшь, ул Урмандеевода яши.
    Без, Антон Тимофеевичның оныклары һәм оныкчыклары, бабабыз белән горурланабыз, аның тормышы башкаларга да үрнәк булуын телибез.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: