Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тарих мизгеле

Аксубайда коронавирус йогышын район территориясенә кертмәү буенча штаб оператив режимда эшләвен дәвам итә

Штаб җитәкчесе – район башлыгы Камил Гилманов ышндырганча, яңа коронавирус инфекциясенең Аксубай районы территориясенә үтеп керүенә һәм таралуына юл куймауга бәйле чаралар кабул ителгән.

Бүгенге көндә Аксубай районында коронавирус инфекциясе буенча имин булмаган илдән кайткан бер кеше үзизоляциядә яши. Россиядә коронавирус йогышы буенча эпидемиягә каршы чаралар кертелгәннән соң, район территориясендә 22 кеше үзизоляцияләү буенча исәпкә алынган инде

– Бер нәрсә борчый, бүген шундый картинаны күзәттем, районның барлык гражданнары да игълан ителгән ял атнасында үзизоляция режимын үтәми, такси йөртүчеләре тәкъдим ителгән иминлек чараларына битарафлык күрсәтә, битлек режимына игътибар бирми, – дип билгеләп үтте район прокуроры Эдуард Хираҗев. – Халык та әлегә өйдә калырга дигән үтенечкә бик җиңел карый – кешеләр бу вакытны кунакка бару һәм урамда йөрү өчен файдалана.

Аксубай үзәк хастахнәсе баш табибы Марсель Ислямов сүзләренә караганда, ял көннәрендә ашыгыч ярдәм чакырып мөрәҗәгать итүчеләр булган, ОРЗ һәм ОРВИ очраклары теркәлгән, йогышлы авырулар белән чирләүчеләр саны норма чикләрендә – борчылыр өчен сәбәп юк.

Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Станислав Зайцев штаб утырышында билгеләп үткәнчә, белем бирү учреждениеләре укучыларны дистанцион укыту мөмкинлекләрен тикшерүне дәвам итәләр, каникуллар 6 апрельгә кадәр озайтылган, 6 апрельдән 12 апрельгә кадәр – укыту дистанцион оештырылачак.

Район балалар бакчаларында әти-әниләре гадәти режимда эшләгән балалар өчен дежур төркемнәр оештырылган. Штаб әгъзаларында, әти-әниләре белән өйдә утырган балалар бакчаларга бары тик медицина белешмәсе белән генә килергә тиеш, дигән сорау туа, ә бу халыкның хастаханәгә күпләп килүенә китерәчәк. Мәгариф бүлеге җитәкчесе медицина хезмәткәрләреннән үзизоляциядә булган балаларны тикшерүне турыдан-туры балалар бакчаларында оештыруларын үтенде, һәм баш табибтан авыл балалар бакчаларында авыл фельдшерларының медицина күзәтүе уздыруларын оештырырга кушты.

Штаб җитәкчесе коронавирус буенча имин булмаган территориядән кайтканнан соң, үзизоляциядә булган гражданнарның әлеге режим таләпләрен мәҗбүри үтәргә тиешлеген тиешрүдә полилиция хезмәткәрләренең җаваплылык дәрәҗәсен белдерде.

Полиция хезмәткәрләре шулай ук ялгыз яшәгән һәм өлкән яшьтәге гражданнарга азык-төлек һәм дарулар китереп бирүне оештыруга бәйле мәсьәләләрне дә контрольдә тотарга тиеш, чөнки соңгыларына карата алдалау гамәлләре дә кылынырга мөмкин. Алдакчылар кармагына эләкмәс өчен карта мәгълүматларын һәм парольләрне әйтмәскә, товар өчен акча күчермәскә.

Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Зайцева искәртеп узганча, районда волонтерлар эше буенча кайнар элемтә эшли. Шалтыратуларны ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының «Нежность» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә кабул итәләр. Үзәк белгечләре 65 яшьтән өлкән ялгыз яшәүче һәм өлкән яшьтәге гражданнарга өйләренә азык-төлек һәм дарулар китереп бирүне оештыруда ярдәм итәләр. Волонтерларның исемлеге билгеләнгән. “Кайнар элемтә” телефоны: 8- 843-44 2-92-77.

Роспотребнадзор Идарәсенең территориаль бүлеге баш белгеч-эксперты Андрей Тимирясов үзизоляциянең вирус таралуга юл куймауда иң нәтиҗәле чара булуын тагын бер кат искәртә, бары тик зарурлык булганда гына – азык-төлек артыннан һәм даруханәгә генә чыгарга. Шулай ук район чикләреннән чыгудан да тыелып торырыга кушты ул.

Шәһәр кешеләренең районга үзизоляциягә кайту факты да борчу тудыра. Дәүләт башлыгы тарафыннан үзизоляция өчен игълан ителгән бер атналык чорның – коронавирус таралуны булдырмауда бердәнбер чара икәнлеген күрпләр әле дә аңлап җиткерми, ул – каникул атнасы түгел. Аксубай урамнарында күпкә тынычрак, әмма кичке вакытта халык һавада йөрергә чыгуын дәвам итә, көндез дә паркта яшь әниләрне, мәктәп укучыларын күрергә мөмкин.

Штаб утырышында махсус хезмәтләр автомобильләре ярдәмендә хәлне аңлатуга һәм кешеләрнең өйдә калырга тиешлеген искәртеп, хәбәр салуны оештырырга кирәклеге турында сөйләштеләр. Төнге вакытта азык-төлек кибетләрендә дә сәүдәне вакытлыча тыярга дигән сорау туды.

Искә төшереп үтәбез, шимбә көнне Аксубай районында чәчтарашлар, базар, барлык кафелар һәм кайбер кибетләр ябылды. Күпчелек кафелар ризыкны өйгә китереп бирү режимында эшләүгә күчте.
– Санитар-эпидемиологик режим таләпләрен бозучыларга карата иң катгый чаралар күреләчәк, – дип нәтиҗә ясады район башлыгы. – Бүген район һәм тулаем ил территориясендә коронавирус инфекциясенең таралуына бәйле хәлнең ни дәрәҗәдә артуы элементар таләпләрне үтәүдән тора. Гаиләләрнең генә түгел, район халкының да сәламәтлеге һәм иминлеге безнең һәрберебездән тора.
Штаб утырышыннан соң ук район үзәге сәүдә нокталары тарафыннанТатарстан Министрлар Кабинетының "Татарстан Республикасында яңа төр коронавирус йогышының таралуына юл куймау буенча чараларны үтәү турында”гы карарын үтәүләрен тикшерү буенча рейдка прокуратура, полиция, Роспотребнадзор, башкарма комитет хезмәткәрләре чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев