Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тарих мизгеле

Аксубай районында кафелар, базар һәм чәчтарашлар ябылды

Аксубай районында базар, сәүдә объектлары, чәчтарашлар, кафелар эше бүгенге көннән 5 апрельгә кадәр туктатылды.

Моңа кадәр район территориясендә барлык спорт объектлары, кешеләр күп җыела торган урыннар ябылган иде инде. 

Тыю азык-төлек товарларын ваклап сатучы сәүдә объектларына, даруханәләргә һәм даруханә пунктларына кагылмый. Гражданнарга мондый объектларның бүлмәләренә керү зарурлыгы булмаган хезмәт күрсәтә торган, шулай ук сатып алучыга китереп җиткерү шарты белән эшләүче, дистанцион юл белән сату итүче җәмәгать туклануы объектлары гына эшләячәк. 

Бу чара Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау чаралары турындагы 2020 елның 19 мартында кабул ителгән 208 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында"гы 2020 елның 27 мартында кабул ителгән 223 номерлы карары белән кертелгән. 

Шул ук карарга нигезләнеп 2020 елның 30 мартыннан 3 апреленә кадәр ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләрендә дәүләт, муниципаль һәм башка хезмәтләр күрсәтү турында гаризалар һәм документлар кабул итү туктатылды. Бу чорда, бала туган һәм кеше үлгән очракта гына дәүләт теркәвенә алудан тыш, гражданлык хәле актларын дәүләт теркәвенә алу, шулай ук гаилә законнары нигезендә аерым шартлар булганда, никах теркәү дә туктатылачак. 

Гражданнарга дин йортларына йөрүдән, сәфәрләрдән тыелырга кирәк, шул исәптән туризм һәм ял итү максатларында да. 

Бүген Аксубайда сәүдә объектлары буенча рейдка прокуратура, Ростпотребнадзор, полиция, башкарма комитет, мөхәррият хезмәткәрләре чыкты. Сәүдә нокталары хуҗаларына, сату объектларының кичекмәстән ябылырга тиешлеген билгеләп үтеп, Татарстанда кертелгән таләпләр турында хәбәр иттеләр. 

Аксубай районы территориясенә коронавирус инфекциясе үтеп керүне булдырмау буенча штабның иртәнге утырышында штаб җитәкчесе – район башлыгы Камил Гилманов билгеләп үткәнчә, сәүдә объектлары хуҗалары бу ситуациядә тулысынча карарга тиеш. 

– Бүген хәтта бер сәүдә ноктасының гына куркынычсызлык чараларын үтәмәмәве бөтен район халкы өчен кискен вәзгыятькә әйләнергә мөмкин. Игълан ителгән эш атнасы – ул туганнар белән йөрешү, кунакка бару һәм җәмәгать урыннарында йөрү өчен түгел. Хәтта хакимият органнары да киңәшмәләрне онлайн-режимда үткәрүгә күчте, район чикләреннән чыгу да шулай ук чикләнде. Килеп туган хәлдә кешенең инфекция йөртүче булуын аңларга кирәк, шуңа күрә район халкыннан өйдә тору һәм читкә чыкмау сорала. Районның барлык гражданнарын үзизоляция режимына күчәргә чакырам, – диде Камил Гилманов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев