Аксубаево
  • Рус Тат
  • Яхшы хуҗа чүп ташламый

    Бистәдәге тәртип безнең һәркайсыбызга бәйле Бу турыда тик менә көзге чорда еш уйландыра. Бу вакытта Аксубайда чүп савытлары нәрсәгә охшап кала соң? Алар яшелчә сабаклары, корыган үлән, чәчәк саплары һәм хәтта агач ботаклары белән тула. Биредә кайчакта иске суыткычларны, карават-кәнәфиләрне дә күрергә мөмкин. Коммуналчылар контейнерларга тутырылган чүп-чарны каты көнкүреш калдыклары...

    Бистәдәге тәртип безнең һәркайсыбызга бәйле


    Бу турыда тик менә көзге чорда еш уйландыра. Бу вакытта Аксубайда чүп савытлары нәрсәгә охшап кала соң? Алар яшелчә сабаклары, корыган үлән, чәчәк саплары һәм хәтта агач ботаклары белән тула. Биредә кайчакта иске суыткычларны, карават-кәнәфиләрне дә күрергә мөмкин. Коммуналчылар контейнерларга тутырылган чүп-чарны каты көнкүреш калдыклары полигонына даими чыгарып торсалар да, чүп-чар бик тиз тулып, аның тирә-ягына да тарала. Ә бит чүп контейнерлары бакча үсемлекләре калдыклары, иске җиһаз өчен түгел, көнкүреш калдыклары өчен куелган. Яхшы хуҗа, әлбәттә инде үләнне чыгарып ташламый, аны бакчасында черемә ясау өчен күмә. Иске җиһазлардан арыну хуҗаларның үз проблемасы булырга тиеш, моның өчен полигон бар һәм ул район үзәгеннән ерак урнашмаган. Контейнерлардан бары тик билгеләнеш буенча гына файдаланганда, чүп савытлары мәйданнарында һәрчак тәртип булыр иде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: