Аксубаево
  • Рус Тат
  • Урманнар чиста булсын өчен

    Менә инде өченче ел рәттән ТР Министрлар Кабинеты һәм Урман хуҗалыгы министрлыгы боерыгы белән республикада икеайлык "Татарстанның чиста урманнары" акциясе үтә. Аның язгы этабы 15 апрельдән 15 майга кадәр үтә. Әлеге киң масштаблы табигатьне саклау акциясенең безнең районда ничек оештырылган булуы турында сөйләү өчен, без "Аксубай лесничествосы" ГКУ җитәкче-лесничие Вячеслав...

    Менә инде өченче ел рәттән ТР Министрлар Кабинеты һәм Урман хуҗалыгы министрлыгы боерыгы белән республикада икеайлык "Татарстанның чиста урманнары" акциясе үтә. Аның язгы этабы 15 апрельдән 15 майга кадәр үтә.


    Әлеге киң масштаблы табигатьне саклау акциясенең безнең районда ничек оештырылган булуы турында сөйләү өчен, без "Аксубай лесничествосы" ГКУ җитәкче-лесничие Вячеслав Мастриковка мөрәҗәгать иттек.
    -Акциянең барлык этапларына анализ ясап, иң мөһиме шуны билгеләп үтәргә кирәк, ул гражданнар, җәмәгатьчелек игътибарын табигатьне саклау проблемаларына җәлеп итәргә ярдәм итте.Акциянең алдагы этапларында район урманнарында, посадкаларда, паркларда чистарту, агачлар утырту буенча зур эшләр башкарылды. Әмма проблемалар кала бирә. Безнең урманнарда, урман кырыйларында һәм юл яны урман полосаларында чүп-чар өемнәре ята. Бүгенге көндә эрегән кар астыннан көнкүреш калдыклары чыкты инде. Моңа каршы көрәшергә кирәк.
    -Вячеслав Владимирович, быел акция кысаларында эш ничек җайга салыначак?
    -Бүгенге көндә район муниципаль башкарма комитетының чаралар исемлеге кертелгән карары бар инде. ТР Министрлар Кабинеты боерыгы белән төрле министрлыклар һәм ведомстволарның территориаль бүлекләрен табигатьне саклау акциясенә җәлеп итү тәкъдим ителгән. Атап әйткәндә, юл яны урман полосаларын чистарту өчен-транспорт һәм юл төзелешен, халыкны акция кысаларындагы эшләргә мөмкин кадәр күбрәк җәлеп итү өчен-Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау үзәген, яшьләр эше һәм спорт буенча-яшьләр, иҗтимагый формированиеләрне, төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыкны-чүп-чарны утильләштерү буенча эшне оештыру буенча район газетасының мәгълүмати ярдәменә дә өметләнәбез. Безнең яшь ярдәмчеләребез-мәктәп лесничестволары да әлеге мөһим эштән читтә калмаячак. Район авыл җирлекләренә дә зур ышаныч баглыйбыз. Чөнки урман территорияләрен чистарту эшләре барыннан да элек кешеләр мәнфәгатеннән чыгып, туган төбәгебезнең экологик иминлеге өчен эшләнә.
    -Аксубай лесничествосы һәм Аксубай урман хуҗалыгы коллективларына конкрет нинди эшләрне башкарырга туры киләчәк?
    -Урман хезмәткәрләре ял итү урыннарын, автомобиль юлларына якын урман участокларын чүп-чардан чистартып, тәртип урнаштырачаклар. Бердәм көч белән табигатьне тагын да чистарак һәм баерак итәрбез дип ышанабыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: