Аксубаево
  • Рус Тат
  • Күршегез бал кортлары асраса

    Редакциягә бал кортлары асраучы күршеләреннән зарланып мөрәҗәгать итүчеләр дә бар. "Язгы-җәйге вакытта без саф һавада ял итә генә түгел, бакчада да эшли алмыйбыз. Күрше участокта берничә умарта оясы безнең өчен һәлакәткә әверелә. Балаларны да урамга алып чыгып булмый, маллар да зыян күрә". Бал кортлары асраучы күрше белән үзара мөнәсәбәтләрне җайлауда...

    Редакциягә бал кортлары асраучы күршеләреннән зарланып мөрәҗәгать итүчеләр дә бар.

    "Язгы-җәйге вакытта без саф һавада ял итә генә түгел, бакчада да эшли алмыйбыз. Күрше участокта берничә умарта оясы безнең өчен һәлакәткә әверелә. Балаларны да урамга алып чыгып булмый, маллар да зыян күрә".
    Бал кортлары асраучы күрше белән үзара мөнәсәбәтләрне җайлауда уртаклык табу хакында ТР Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең Алексеевск территориаль бүлеге дәүләт ветеринария инспекторы Ләйсән Ишкнеева аңлатып китте.
    - Бал кортлары асрау һәм умартачылыкны оештыру кагыйдәләрен үз эченә алган хокуки-норматив документлар бар, - дип билгеләп үтте Ләйсән Хәлим кызы. - Бары тик Гражданнар кодексына гына нигезләнергә кирәк.
    Бал кортлары асрауның төп таләпләре булып түбәндәгеләр тора:
    1. Умарта ояларын урам ягыннан участок чигенә кадәр 20 метрдан да якынрак булмаган һәм ызан чигенә 10 метрдан да якын булмаган участокта урнаштыралар яки янәшә җир участогыннан корылма, тоташ койма яисә 2 метрдан биек үсмәгән баллы үсемлекләр һәм куе куаклар белән бүләләр.
    2. Умарта оялары арасы - 3-3,5 метрдан, ә аларның рәт арасы 10 метрдан ким булмаска тиеш.
    3. Умартачылык субъектының дәүләт ветеринария оешмасы язулары белән тәңгәл килгән ветеринария-санитария паспортына ия булуы шарт.
    4. Физик һәм юридик затлар милкендә булган умарта оялары саны чикләнмәгән, ләкин алар башка кешеләрнең хокукларын һәм канунлы мәнфәгатьләрен бозып урнаштырылырга тиеш түгел.
    Умарта чаккан очракта үзеңне ничек тотарга кирәклеге хакында аңлатма сорап без район хастаханәсе баш табибе урынбасары Рөстәм Шәрәфетдиновка мөрәҗәгать иттек.
    - Бал корты чакканда кешеләр табибләргә сирәк мөрәҗәгать итәләр, - диде Рөстәм Рифкать улы. - Бары тик катлаулы очракларда гына. Бал корты чакканнан соң күп кешедә әлеге урын кызара һәм бераз шешә генә. Ләкин аллергия авыруы озак дәвам иткән кешеләр өчен умарта агуы бик куркыныч. Умарта тешләгәннән соң артериаль кан басымы түбәнәергә, сулыш органнары ялкынсынырга һәм үпкәләр кысылырга (Квинкс ялкынсынуы) мөмкин, медицина ярдәме вакытында күрсәтелмәсә - кеше үлеп китәргә дә мөмкин.
    Бал корты чакканнан соң шунда ук саклык белән генә угын алырга, спирт белән эшкәртергә, салкын әйбер куярга һәм табиб яки фельдшерга йөгерергә. Аянычлы нәтиҗәләргә юл куймас өчен зыян күрүчегә аллергиягә каршы дарулар бирергә.
    - Әгәр дә сез умарта кортыннан зыян күрдегез икән, курыкмыйча Роспотребнадзорга мөрәҗәгать итегез, - дип билгеләп үтте Роспотребнадзор идарәсенең җитәкче белгеч-эксперты Андрей Тимирясов. - Гаризага медицина белешмәсен беркетергә кирәк. Нәтиҗәдә, прокуратура белән киңәшкәннән соң, Роспотребнадзор белгечләре тикшерү үткәрәчәк. Кагыйдә бозулар ачыкланганда, умартачылык белән шөгыльләнүче затка аларны юк итү хакында күрсәтмә бирелә. Шулай ук аңа штраф, суд чыгымнарын һәм күршеләргә матди һәм физик зыян салганы өчен түләргә туры киләчәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: