Аксубаево
  • Рус Тат
  • Интернет өчен–чиратка

    Иске Тимошкино авыл җирлегендә үткән гражданнар җыенында кечкенә авылларда Интернет челтәренә тоташу мөмкинлегенә кагылышлы мәсьәлә күтәрелде. Әлеге сорауны без «Таттелеком» җитәкчелегендәге Аксубай район элемтә челтәре начальнигы Наил Фәттаховка юлладык. -Наил Минзакирович, бүгенге көндә конкрет әлеге авыл җирлегенә генә түгел, ә тулаем районга бәйле әлеге мәсьәлә ни дәрәҗәдә актуаль? -Бүгенге көндә...

    Иске Тимошкино авыл җирлегендә үткән гражданнар җыенында кечкенә авылларда Интернет челтәренә тоташу мөмкинлегенә кагылышлы мәсьәлә күтәрелде.


    Әлеге сорауны без «Таттелеком» җитәкчелегендәге Аксубай район элемтә челтәре начальнигы Наил Фәттаховка юлладык.
    -Наил Минзакирович, бүгенге көндә конкрет әлеге авыл җирлегенә генә түгел, ә тулаем районга бәйле әлеге мәсьәлә ни дәрәҗәдә актуаль?
    -Бүгенге көндә район элемтә челтәре хезмәткәрләреннән районда 5 меңнән артык кеше файдалана, шулардан 60 проценты Интернеттан. Безнең белән күрше өлкәләрдә Интернет кечкенә авылларга гына түгел, үзәк торак пунктларга да килеп җитмәгән әле. Аксубай элемтәчеләре соңгы өч-дүрт елда Бөтендөнья пәрәвезеннән район халкы мөмкин кадәр күбрәк файдалана алсын өчен зур эш күләме башкардылар. Әлеге эш ни дәрәҗәдә киеренке булса да, халыкның Интернетка таләбе югары-аңа тоташудан канәгатьсезлек белдереп язылган ике йөздән артык гариза теркәлгән, шулардан 50 се район үзәгендә, калганнары авылларда яшәүчеләрдән. Кешеләр заман белән бергә атларга тырышалар. Бүген кешеләр Интернет аша кредитлар, ссудалар, коммуналь түләүләр һ.б. түлиләр. Район үзәгеннән ерак торган кечкенә авыллар өчен Интернет икеләтә кирәк. Без аларның теләкләрен канәгатьләндерергә тырышабыз. Бүгенге көндә райондагы 78 торак пунктның 57се, шул исәптән кечкенә авыллар да Интернетка тоташкан. Үткән ел Заря, Иляшкино, Федоровка авылларында яшәүчеләр Бөтендөнья пәрәвезенә тоташу мөмкинлеге алдылар. 15 февральгә кадәр Кече Сөнчәле, Кече Аксубай, Сосновка (Емелькино авыл җирлеге) авылларында яшәүчеләр дә Интернетка тоташачак. Әлеге өч торак пунктка бәхет елмайган дияргә була, монда. Үзәк сайлау комитетының соңгы таләпләре буенча веб-камералар белән җиһазланырга тиешле сайлау участоклары урнашкан, ә шулай ук Интернетка да тоташкан.
    -Әмма Интернетка тоташкан торак пунктларда да аңардан файдаланучылар тоташу тизлегеннән канәгать түгел.
    -Безгә әлеге проблема таныш һәм без аның өстендә эшлибез. Хәер, бу да шулай ук халыкка йөз белән караудан килеп чыкты. Чөнки торак пунктларның күбесендә бакыр кабель сузылган, шуңа табигый ки, безнең хезмәтләрдән файдаланучылар саны чикләнгән. Әмма, таләп зур, барысына да ярдәм итәсе килә, менә шуның өчен линияләргә көч килә. Әгәр көндезге сәгатьләрдә тизлек югары икән, кичке вакытта исә, барлык файдаланучылар да компьютер артына утыргач, гади тел белән әйткәндә-Интернет «эленеп кала». 2011 елда әлеге проблеманы бетерү, агым тизлеген арттыру өчен Яңа Ибрай авылыннан алып Иске Ибрай авылына кадәр 14 километр бакыр кабельне оптик кабельгә алмаштырдык. Быел Иске Тимошкинодан алып Иске Кыязлыга кадәр 7 километр кабельне алмаштыру планга кертелгән.
    Барлык торак пунктларда да өйләрдә Интернет урнаштыруга техник мөмкинлекләр юк-чөнки Ерепкино, Батыр кебек кечкенә авылларда безнең станцияләр юк. Әмма без урыннарга барып, халык белән сөйләшеп, төзелеш чоры җитү белән әлеге торак пунктларга егерме парлы кабель сузып, шәхси йортларның берсендә (мәктәпләрдә, кибетләрдә, социаль мәдәни объектларда җиһаз урнаштырырга карар кылдык)-әлеге җиһаз температураның бер күтәрелеп, бер төшүенә чыдам түгел, бигрәк тә салкыннарга.
    -Ә калган торак пунктларга Интернет кайчан килер һәм хәзер торак пунктларда техник мөмкинлекләр булмау сәбәпле Интернетка вакытында тоташа алмаганнарга нәрсә эшләргә?
    -Безне кешеләргә сыйфатлы хезмәтләр тәкъдим итү һәм хезмәтләрдән файдаланучылар санын арттыру кызыксындыра. 2011 елда гына да 7 миллион сум акча сарыф ителгән. 2012 елда челтәрне модернизацияләү, кабель сыешлыгын, станцияләр куәтен арттыру өчен тугыз миллион сум сарыф итүгә исәп тотабыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: