Аксубаево
  • Рус Тат
  • Хезмәт хакын айга ике тапкыр

    Хәзерге вакытта тулы булмаган хезмәт хакы түләү һәм аны вакытында түләмәү иң киң таралган хезмәт законын бозу очрагы санала һәм шуңа бәйле ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан махсус белешмәлек хәзерләнгән. "Хезмәткә түләү өлкәсендә төп хезмәт кагыйдәләре турындагы белешмәлек" пердприятиеләр һәм оешмаларның хезмәт коллективларына тарату өчен эшләнгән. Менә...

    Хәзерге вакытта тулы булмаган хезмәт хакы түләү һәм аны вакытында түләмәү иң киң таралган хезмәт законын бозу очрагы санала һәм шуңа бәйле ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан махсус белешмәлек хәзерләнгән.


    "Хезмәткә түләү өлкәсендә төп хезмәт кагыйдәләре турындагы белешмәлек" пердприятиеләр һәм оешмаларның хезмәт коллективларына тарату өчен эшләнгән.
    Менә аның төп нигезләре:
    Эш сәгате нормасын тулысынча эшләгән һәм хезмәт нормасын үтәгән эшченең айлык хезмәт хакы хезмәткә түләүнең минималь күләменнән, икенче төрле әйткәндә 4611 сумнан ким булырга тиеш түгел.
    РФ ХКның 131 маддәсенә нигезләнеп хезмәт хакын түләү акчалата (сумнарда) гамәлгә ашырылырга тиеш. Хезмәт килешүе һәм эшченең язмача гаризасына нигезләнеп, аны башка формада да (акчалата түгел) түләү рөхсәт ителә, әмма аның өлеше исәпләнгән айлык хезмәт хакының 20 процентыннан артмаска тиеш.
    Хезмәт хакын бурыч формасында, расписка белән, шулай ук спиртлы эчемлекләр, наркотик матдәләр, корал, сугыш кирәк-яраклары һәм тыю куелган башка әйберләр сыйфатында түләү рөхсәт ителми.
    Хезмәт хакы ярты ай саен түләнергә тиеш (РФ ҖКның 136 маддәсе). Эшчеләрнең эш бирүче үтенече буенча аны аена бер тапкыр түләү турында язылган гариза да, хезмәт килешүенә кертелгән башка шартлар да эш бирүчегә хезмәт законын бозу хокукы бирми.
    РФ ХК ның 236 нчы маддәсенә нигезләнеп, эш бирүче тарафыннан түләү срогы бозылган очракта, ул тоткарланган сумманы тоткарланган һәр көн өчен әлеге вакытта гамәлдә булган РФ Үзәк банкы финанслаган ставканың өч йөздән бер өлешеннән дә ким булмаган күләмдәге компенсация белән түләргә бурычлы.
    Хезмәт хокуклары бозылган очракта хезмәт законы үтәлешен күзәтүне гамәлгә ашырган федераль дәүләт күзәтчелеге органнарына, икенче төрле әйткәндә, Дәүләт хезмәт инспекциясе яки ТР Прокуратурасына мөрәҗәгать итәргә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: