Аксубаево
  • Рус Тат
  • Фельдшерга ярдәм кирәк

    Медицина өлкәсенә кагылган хәбәрләр һәр кешене кызыксындырган темадыр, мөгаен. Чөнки сәламәтлек һәркемгә төрлечә өләшенгән, шуңа сырхауханә юлларына йомышы төшмәгән бәхетлеләр бик сирәктер. Авылда яшәүчеләр өчен авыл фельдшеры табиб та, профессор да. Авырып киткән кеше иң беренче чиратта авыл фельдшерына мөрәҗәгать итә. Ә алар тиз генә чирне ачыклап, дәвасын билгелиләр, кирәк...

    Медицина өлкәсенә кагылган хәбәрләр һәр кешене кызыксындырган темадыр, мөгаен. Чөнки сәламәтлек һәркемгә төрлечә өләшенгән, шуңа сырхауханә юлларына йомышы төшмәгән бәхетлеләр бик сирәктер.


    Авылда яшәүчеләр өчен авыл фельдшеры табиб та, профессор да. Авырып киткән кеше иң беренче чиратта авыл фельдшерына мөрәҗәгать итә. Ә алар тиз генә чирне ачыклап, дәвасын билгелиләр, кирәк була калса район сырхауханәсенә барырга киңәш итәләр. Әмма район хастаханәсе табибларының эше авыл халкы өчен бигүк канәгатьләнерлек түгел. Биредә бер табиб икенчесенә җибәрә, анысын эзләп тапканчы эш сәгате беткән була, шулай итеп бер баруда дәвалану түгел, табибка да күренә алмыйча кайтырга мәҗбүр буласың.
    Безнең Яңа Үзи авылында күп еллардан бирле фельдшер булып Гөлнур Фатыйхова эшли. Кешеләргә ярдәм күрсәтү өчен ул көчен дә, вакытын да кызганмый. Иртән авыру кешеләрне медпунктта кабул итсә, аннан соң авыл буйлап авырулар янына йөгерә. Төп эшеннән тыш аның башка мәшәкатьләре дә хәттин ашкан. Медпунктка су кермәү сәбәпле, ул суны чиләк-көянтә белән тау астыннан чишмә суы күтәреп ташый, җылыта. Кирәк-яракларны, идәннәрне дә үзе юа. Әгәр, медпунктта санитар штатын булдырсалар, Гөлнурның авыруларга ярдәм итәргә вакыты күбрәк булыр иде, ләбаса. Авыл җирендә авырулар бик күп, күбесе инфаркт, инсульт кичергәннәр. Аларның һәркайсы табиб ярдәменә мохтаҗ. Әгәр янәшәсендә ярдәмчесе булса,Гөлнур Фатыйхованың эше дә беразга гына булса җиңеләеп китәр иде һәм килгән кешеләр өчен медпункт ишеге һәрчак ачык булып, авырулар янына киткән фельдшерны картлар, балалар җылы бинада көтеп торырлар иде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: