Аксубаево
  • Рус Тат
  • Дежурныйлар – сакта

    Кизү частен еш кына полициянең йөрәге дип атыйлар. Бу хаклы да, чөнки аның нәтиҗәсе нәкъ менә әлеге бүлекчәнең теге яки бу җинаять буенча ничек эш итүенә бәйле. Бу һәрвакыт шулай булган. Аксубай Эчке эшләр бүлегенең кизү часте тарихында истә калырлык мизгелләр аз булмый. Үткән елларны искә төшергәндә...горурланырлык нәрсәләр бар. Виталий...

    Кизү частен еш кына полициянең йөрәге дип атыйлар.


    Бу хаклы да, чөнки аның нәтиҗәсе нәкъ менә әлеге бүлекчәнең теге яки бу җинаять буенча ничек эш итүенә бәйле. Бу һәрвакыт шулай булган. Аксубай Эчке эшләр бүлегенең кизү часте тарихында истә калырлык мизгелләр аз булмый. Үткән елларны искә төшергәндә...горурланырлык нәрсәләр бар.
    Виталий Максимов вахтага килгән көнне-районда оператив хәлнең ышанычлы контроль астында булуын һәр кеше белә. Тәүлек дәвамында төрле хәл булырга мөмкин, әмма үз эшенең остасы булган Виталий Васильевич көтелмәгән хәлләрдә дә иң дөрес юнәлешне таба белә.
    Самара өлкәсе ППС ның элеккеге хезмәткәре Максимов 1970 елда Аксубай район эчке эшләр бүлегенә эшкә килә һәм тырыш хезмәте белән җитәкчелек ышанычын яулый. Аңа чамадан тыш тәртиплелек, грамоталылык хас була. Үзенә тапшырылган эшне намус белән башкара. Шуның белән бергә, оператив дежурный Максимов гадәти булмаган шәхес була. Үзешчән сәнгатьтә, «Милиция сабантуенда», актив катнаша. Виталий Максимов 1,2,3 дәрәҗә «Фидакарь хезмәт өчен» медальләренә ия.
    Вакыт белән беррәттән эшкә һәм кагыйдәләргә таләп тә үзгәрә. ОВД ветераны Шамил Сәхабетдиновның да сиксәненче- туксанынчы елларда кизү часте эше турындагы истәлекләре аз түгел. Ул вакытта кизү частенда автомобиль булмый, транспорт оешмалар һәм предприятиеләр тарафыннан бүлеп бирелә, ул да булса еш кына йөк машинасы була. Вакыйга булган урынга КамАЗ һәм ГАЗ автомобильләрендә баралар... Шоферлар милиционерлар белән бергә кизү торалар һәм посттан бары тик иртән генә китәләр, ә бу ул вакытта халык белән элемтәнең нык булуы турында сөйли, ул шулай ук җинаятьчелекне кисәтү буенча эш алып баруда да актив катнаша. Хезмәткәрләр минималь шартлар булган бинада эшлиләр, хәтта суны да колонкадан ташырга туры килә. Элемтә чарасына килгәндә-ике телефон һәм МВД дан мәгълүматлар кабул итү өчен бер телетайп була. Компьютер турында сүз дә булмый. Әмма үзләренә йөкләнгән бурычны җиренә җиткереп үтиләр. Шамил Имаметдинович озак еллар ОВД да замполит булып эшләү сәбәпле кадрлар белән эшләүдә бай тәҗрибәгә ия. 1994 елдан алып лаеклы ялга киткәнчегә кадәр ул оператив дежурный булып эшли. Шамил Сәхабетдинов хәзер дә абруйлы кеше, ул бүген ОВД ветераннары советы рәисе булып тора.
    Ирек Салахов кизү торганда, кирпеч заводы территориясендә хатын-кызны үтерүләре турында хәбәр килеп ирешә. Хәбәр алынган вакытта оператив төркем башка җинаять урынында була. Нәрсә эшләргә? Җинаять урынына ул шофер белән бергә шәхсән үзе бара (ул вакытта устав, кирәк булган очракта, кизү часте хезмәткәрләре бүлек территориясен калдырып китүне тыймый), ә бүген моны күз алдына да китереп булмый. Үтерелгән хатын-кызны һәм бауга асылынган ир-атны күрә ул. Аның оператив эш итүе бәрабәренә икенчесенең гомере саклап калына. Ир-атны кулга алып, ОВД га алып киләләр.
    Ирек Әхмәт улы -хөрмәткә лаек полиция ветераннарының берсе. Аның бүлектә пәйда булу тарихы да кызыклы. Аны бирегә 3 нче ПСБ дан (нефтеразведкадан) җибәрәләр (!). Бораулау мастеры ярдәмчесе, аннан соң ИВС постовое, участок милиционеры, уголовный розыск инспекторы булып эшли, 1997 елга кадәр оператив дежурный вазифаларын башкара һәм карьерасын хокук саклау органнарында ИВС начальнигы буларак тәмамлый.
    Безнең оператив дежурныйларның алга таба язмышлары төрлесенеке төрлечә килеп чыга. Кемдер үзен башка өлкәдә сынап карый, кемдер гаиләсен кайгыртып яши, әмма ничек кенә булмасын, кизү частенда хезмәт иткән чор аларның һәрберсенең йөрәгендә онытылмаслык эз калдырган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: