Аксубаево
  • Рус Тат
  • Чүп бушлай була алмый

    Яз җитү белән кыш буена җыелган чүп-чардан арыну халык өчен беренчел эш булып тора. Тулып ташкан чүп контейнерлары яныннан үткән һәр кеше аның хуҗаларын начар сүзләр белән искә ала. Ни өчен контейнерлар шулай тиз тула? Әлеге сорауга җавап алу өчен без «Благоустройство» ООО директоры Рәмис Сафиуллинга мөрәҗәгать иттек. -Әйе, район...

    Яз җитү белән кыш буена җыелган чүп-чардан арыну халык өчен беренчел эш булып тора.


    Тулып ташкан чүп контейнерлары яныннан үткән һәр кеше аның хуҗаларын начар сүзләр белән искә ала. Ни өчен контейнерлар шулай тиз тула? Әлеге сорауга җавап алу өчен без «Благоустройство» ООО директоры Рәмис Сафиуллинга мөрәҗәгать иттек.
    -Әйе, район үзәгеннән чүп-чар чыгару безнең эш. Тик менә үзегез фикер йөртегез, фатир, йорт хуҗаларының бары тик 13 проценты гына моңа килешү төзегән. Күпфатирлы йортларда каты көнкүреш калдыкларын чыгару коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрнең гомуми исәбенә кертелгән булса, шәхси сектор әлеге уңайдан килешү төземи. Ә шәхси сектордан җыелган чүп кая китә соң? Район үзәге территориясендә эшләүче 32 коммерция эшмәкәре һәм юридик зат та ТБО чыгаруга килешү төземәгәннәр,- дип сөйли Рәмис Вильевич.
    Әйе, без дә аптырашта. Эш шунда, закон буенча калдыклар утильләштерелергә тиеш. Ә рөхсәтсез чүплекләр өчен экологлар тарафыннан штраф санкцияләре дә каралган.
    Чүп-чарны полигонга ташуга килгәндә, моны, өстәвенә билгеләнгән түләү хакына, һәр кеше дә мөстәкыйль эшли алмый, ахыр чиктә, шуны истән чыгармыйк-янәшәдә генә контейнер булганда кем дә булса бер капчык чүп төяп аны чүплеккә алып бара яки бакчасына казып күмәме соң инде. Ул чүп-чардан арына, ә күпфатирлы йортта яшәүчеләр акча түли. Чүп контейнерлары менә шулай тулып ташый да инде.
    Рәмис Сафиуллин ТБО өчен меңләгән сум бурычы җыелган эшмәкәрне Мазилин урамында чүп бушатканда кулыннан эләктергән, ә ул Аксубайның бөтенләй башка урамында яши. Ә ял көннәрендә район үзәге буйлап махсус йөреп чыгарга уйлаган ул һәм контейнерлар янында чүп тутырылган, авызлары бәйләнгән 116 капчыкны санап үткән. Аларны юл уңаеннан, авыллардан, контейнер мәйданчыклары булмаган урамнарда яшәүчеләр алып киләләр.
    Әлбәттә инде, бу начар нәрсә түгел-бистә чистара гына. Чүп-чар да ТБО полигонына чыгарыла. Ә менә аны ташу, өстәвенә, өстәмә контейнер мәйданчыклары урнаштыру өчен средство таләп ителә бит.
    -Бер ай буена ТБО ны полигонга ташу өчен без ике тонна солярка сарыф итәбез, шуңа өстәп машина амортизациясен, шоферга һәм урам себерүчеләргә түләнгән хезмәт хакын да исәпкә алырга кирәк. Һәр көнне өчәр машина чүп чыгарабыз. Халыкның мондый мөнәсәбәте күзәтелгәндә, без чыгымнарны да каплый алмыйбыз,-дип зарлана Рәмис Сафиуллин.-Менә шуның өчен кайбер урамнардан контейнерлар алынды да инде.
    Электрга, газга, суга түләмәгән өчен безне цивилизациянең барлык уңайлыкларыннан мәхрүм итсәләр, чүп-чар өчен түләмичә дә тыныч кына яшәп була, дип уйлыйлар, күрәмсең.
    Менә шуның өчен гражданнарның үзләренә дә кешелекле булырга, чүп чыгарган өчен килешү төзергә кирәк, моның өчен кеше башына нибары утыз сумнан аз гына күбрәк акча түлисе бит.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: