Аксубаево
  • Рус Тат
  • Автомобиль урлаучы төрмә юлын сайлый

    Бүгенге автомобиль байлык дип саналмый, тик ул җинаятьчеләр ешрак күз төшергән объект булып кала бара. Россия эчке эшләр министрлыгының Аксубай районы буенча бүлегенең узган елдагы вакыйгалар хроникасында автомобильләрне урлауның факты теркәлгән җинаять тә кайнар эздән ачылган. 2013 ел керер алдыннан Г., аксубайлының гаражындагы ВАЗ-21310 автомобиль салонына үтеп керә, руль артына...

    Бүгенге автомобиль байлык дип саналмый, тик ул җинаятьчеләр ешрак күз төшергән объект булып кала бара.


    Россия эчке эшләр министрлыгының Аксубай районы буенча бүлегенең узган елдагы вакыйгалар хроникасында автомобильләрне урлауның факты теркәлгән җинаять тә кайнар эздән ачылган.
    2013 ел керер алдыннан Г., аксубайлының гаражындагы ВАЗ-21310 автомобиль салонына үтеп керә, руль артына утыра һәм двигательне кабызып билгесез юнәлешкә юл ала. Чит мөлкәткә хуҗа булу теләге аны 3,5 елга төрмәдә утырырга дучар итә.
    2013 елның июлендә 41 яшьлек М. законсыз рәвештә чит транспорт чарасына ия булырга маташа. Исерек хәлдә ул авылдашының ВАЗ-21070 автомобилен күреп ала (сүз уңаенда, аңа машинаның ишеген ватып ачарга туры килми - хуҗа аны бикләми, ә кабызу ачкычын шунда ук калдыра). Тикшерү барышында, җинаятьче, бераз йөреп карарга гына булдым, дип аңлата гамәлен. Чит машинада җилдерергә теләүчегә 6 айга шартлы хөкем итәләр.
    Октябрь аенда район үзәгеннән ерак урнашкан тыныч кына Емелькинода гадәттән тыш вакыйга була - авыл урамнары юллары начар булу сәбәпле авыл башында калдырылган Ауди автомобилен куып китмәкче булалар. Хуҗа машинасы янына килгәч, аптырап кала - алдагы тәрәзәсе ватык, салонда көзге, җиһазлар һәм башка әйберләр аунап ятканын күрә. Оперативниклар җинаятьчене бик тиз ачыклыйлар, бу урлаган һәм талаган өчен берничә тапкыр хөкем ителгән, әле генә төрмәдән кайткан зат булып чыга. Ул машинаны куып китәргә булган, тик двигателе кабынмаган. Шул ачудан ул автомобильгә зыян китергән икән. Ә инде машинаны ремонтлау өчен хуҗага ун мең сум акча чыгарып салырга туры килә.
    Һәркем үзенең машинасын урланудан саклау чарасын күрә ала, бары тик шофер «бәлки»гә ышанмыйча, элементар кагыйдәләрне үтәргә тиеш.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: