Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төрлесеннән

Игътибар! Өйрәнүләр!

Хөрмәтле гражданнар, Татарстан Республикасының террорчылыкка каршы якланган булуын тикшерү максатларында 2011 елның 7 ноябреннән 17 сенә кадәр чорда өйрәнүләр үтәчәк. Казанга, Яшел Үзәнгә, Яшел Үзән һәм Лаеш районнары территорияләренә килеп 2013 ел Универсиадасы спорт объектларына, вокзалларга, кибетләргә, кинотеатрларга һәм халык күпләп җыела торган башка урыннарга үтеп кереп, аларны шартлаткыч җиһаз...

Хөрмәтле гражданнар, Татарстан Республикасының террорчылыкка каршы якланган булуын тикшерү максатларында 2011 елның 7 ноябреннән 17 сенә кадәр чорда өйрәнүләр үтәчәк.
Казанга, Яшел Үзәнгә, Яшел Үзән һәм Лаеш районнары территорияләренә килеп 2013 ел Универсиадасы спорт объектларына, вокзалларга, кибетләргә, кинотеатрларга һәм халык күпләп җыела торган башка урыннарга үтеп кереп, аларны шартлаткыч җиһаз муляжлары белән миналаштыруга омтылган өйрәнү диверсантларын ачыклау һәм тоткарлау планлаштырыла.
Өйрәнү диверсантлары (спорт гәүдәле 20-40 яшьтәге ир-атлар) халыкка шәхси фатирларда яшәү, автотранспортны арендага алу, яллап тору, SIM-карталар һәм кәрәзле телефоннар сатып алу, югарыда телгә алынган объектларга һәм учреждениеләргә әйберләр күчереп, вакытлыча ташып тору турындагы үтенечләр белән мөрәҗәгать итәләр. Алар Татарстан Республикасы торак пунктларында урнашкан кибетләрдә, даруханәләрдә зур күләмдә химик матдәләр сатып алырга, Казанның төрле учреждениеләрендә хезмәткә югары кызыксыну уятырга, аларны фотога төшерергә омтылалар. «Диверсантлар» автотранспортны арендага алырга, кунакханәләрдә, фатирларда кереп яшәргә, хезмәт мигрантлары сыйфатында эшкә урнашырга, төрле сылтаулар табып турфирмаларда һ.б. учреждениеләрдә булырга тәкъдим ясыйлар.
Татарстанның хокук саклау органнары, гамәлләрендә өйрәнү диверсантларында катнашу билгеләре сизелгән теләсә нинди шикле зат турында махсус хезмәтләрнең (843) 231-49-00, 291-25-50 бердәм телефоннары буенча хәбәр итү турындагы үтенеч белән мөрәҗәгать итә.
Уйламаганда килеп чыгарга мөмкин булган уңайсызлыклар өчен алдан ук гафу үтенәбез һәм рәхмәт белдерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев