Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төрлесеннән

Эшне бәяләделәр, яхшыларны бүләкләделәр

Үткән атнада районда урман хезмәткәрләре профсоюз оешмасының конференциясе булып үтте. Һәр елны үткәрелә торган форумга барлык өч лесничество һәм «Аксубайлес» ГБУ хезмәткәрләре, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы, район хакимияте һәм прокуратура вәкилләре җыелды. Рәсми чара күңелле вакыйгадан башланды-ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рамил Мәхмүтов «Киләчәк турында уйла-бүгенгене сакла» рәсемнәр һәм плакатлар...

Үткән атнада районда урман хезмәткәрләре профсоюз оешмасының конференциясе булып үтте.
Һәр елны үткәрелә торган форумга барлык өч лесничество һәм «Аксубайлес» ГБУ хезмәткәрләре, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы, район хакимияте һәм прокуратура вәкилләре җыелды.


Рәсми чара күңелле вакыйгадан башланды-ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рамил Мәхмүтов «Киләчәк турында уйла-бүгенгене сакла» рәсемнәр һәм плакатлар республика конкурсы призерлары-Чув.Енорускино мәктәбе укучылары, мәктәп лесничествосының актив катнашучылары Ксения Еремеева һәм Лиана Кудряшовага тантаналы рәвештә грамоталар тапшырды. Әлеге мәктәпнең мәктәп лесничествосы җитәкчесе Светлана Еремеева (рәсеме) һәм Савгач урта мәктәбе укытучысы Вячеслав Ипеев «Аксубай лесничествосы» ГКУ грамотасы белән билгеләп үтелде.
Район башлыгы урынбасары Юныс Хәмидуллин көчле алкышлар астында урман хезмәте ветераны Александр Ильмухинга район башлыгы исеменнән мактау грамотасы тапшырды.
Аннан соң әлеге чара эшлекле юнәлеш алды.
Аксубай лесничествосы эшчәнлеге анализы турында аның җитәкчесе Вячеслав Мастриков чыгыш ясады. Билгеләп үтелгәнчә, үткән ел җиңелләрдән булмады. Әмма Аксубай лесничествосы күрсәткечләр буенча яхшылар исәбендә бара. Мисалга, урман хуҗалыгы эшләрен башкару буенча ул министрлыкта бишенче урында урман хокукларын бозган өчен актлар төзү буенча-беренче урында тора. Коллектив планлаштырылган эшләр күләмен тулысынча үтәде. Республика Урман хуҗалыгы министры урынбасары Рамил Мәхмүтов чыгышы бик күп мәсьәләләрне үз эченә алды. Ул Аксубай урманчылары эшенә уңай бәя бирде.
Район башлыгы урынбасары Юныс Хәмидуллин урман хезмәткәрләренең туган як табигатен, аның экологик иминлеген саклауга керткән хезмәт өлешенә югары бәя бирде.
Лесничество хезмәткәрләре алдында чыгыш ясаган прокурор урынбасары Лариса Горожанкина учреждение эшчәнлегенең хокуки мәсьәләләренә игътибар бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев