Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төрлесеннән

Чүп ташу машинасы кайтты

Күптән түгел генә сары төстәге чүп ташу машинасы район үзәге урамнары буйлап йөри башлады. Әлеге чүпташыгыч ГАЗ-53 машинасын шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы аша сатып алды һәм "Благоустройство" ОООга файдалануга тапшырды. Димәк, чүп-чар контейнерларын чистартуга бәйле проблема булмаячак, бистә чистарак булачак. Хәзер исә бистә урамнары...

Күптән түгел генә сары төстәге чүп ташу машинасы район үзәге урамнары буйлап йөри башлады.


Әлеге чүпташыгыч ГАЗ-53 машинасын шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы аша сатып алды һәм "Благоустройство" ОООга файдалануга тапшырды. Димәк, чүп-чар контейнерларын чистартуга бәйле проблема булмаячак, бистә чистарак булачак. Хәзер исә бистә урамнары буйлап ике чүп ташу машинасы үз маршрутлары буйлап хәрәкәт итәчәк.
-Һәр машинага контейнер мәйданчыкларын җыештыру буенча эшчеләр беркетелгән. Машиналар иртәнге сәгать алтыдан рейска чыгып китәләр һәм сәгать уннар тирәсенә бер тәүлек эчендә җыелган чүп-чар контейнерлардан полигонга ташылып бетә, - дип сөйли "Благоустройство" ООО директоры Рәмис Сафиуллин.
-Әлеге машинаның ягулыктан файдалану таләбенә бәйле безнең күпме күргән КамАЗга караганда ике тапкырга экономияле булуы да шатландыра. Яңа машина безгә җиң сызганып эшләргә стимул бирә - бистә тагын да чистарак булырга тиеш.
Шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Леонид Жуков сүзләренә караганда, машинага табигый ки, халыкка хезмәт итәргә тиеш. Өстәвенә, якын араларда район үзәге урамнарында унбиш яңа контейнер мәйданчыклары пәйда булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев