Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төрлесеннән

Өч кеше суда батып үлде

Шул көннәрдә район сулыкларында берьюлы ике фаҗига булды. 9 июнь көнне Түбән Баланда авылыннан ерак түгел Кече Сөлчә елгасында ике бала-сигез яшьлек кыз һәм унбиш яшьлек үсмер суга батып үләләр. -ОВД дан шомлы хәбәр алынгач, без вакыйга булган урынга бардык,-дип сөйли янгын часте начальнигы Әхтәм Насретдинов,-елга уртасында бала мәете табылды....

Шул көннәрдә район сулыкларында берьюлы ике фаҗига булды. 9 июнь көнне Түбән Баланда авылыннан ерак түгел Кече Сөлчә елгасында ике бала-сигез яшьлек кыз һәм унбиш яшьлек үсмер суга батып үләләр.


-ОВД дан шомлы хәбәр алынгач, без вакыйга булган урынга бардык,-дип сөйли янгын часте начальнигы Әхтәм Насретдинов,-елга уртасында бала мәете табылды. -Хәлгә ачыклык кертелгәннән соң, безгә тагын бер баланың батып үлү ихтималы булуы турында хәбәр иттеләр. Коткаручылар елга юнәлеше буйлап эзләү эшенә керештеләр-кыз бала батып үлгән урыннан илле метр ераклыкта, 1,7 метр тирәнлектә аның абыйсының мәете табылды.
Сабантуй бәйрәме көнне 23 сәгатьләр тирәсендә Бердәм кизү диспетчер хезмәте пультына Яңа Мокшино янындагы буада бер кешенең суга батуы турындагы шомлы хәбәр килеп ирешә. 102 янгын часте коткаручылары шунда ук вакыйга булган урынга чыгып китәләр, монда коткару чаралары оештырыла.
-Тәүлекнең караңгы вакытында су астыннан эзләү өчен махсус җайланма булмау сәбәпле, коткаручыларга батучыны эзләп табу мөмкин булмады,-дип аңлатма бирде Әхтәм Насретдинов.-Нәтиҗәдә, иртән иртүк ярдәмгә Алексеевскидан коткаручы-водолазлар чакырыла. Суга баткан яшь ир-ат мәетен алар табалар да инде.
Су өч кешенең гомерен алып китте. Эссе көннәрдә халык сулыкларга тартыла. Әмма Аксубай районында су коену өчен җиһазланган бер генә урын да булмавын истән чыгармаска кирәк. Ләкин бу олылар өчен дә, балалар өчен дә киртә була алмый. Балалар әти-әниләре рөхсәте белән дә, рөхсәтсез дә су коенырга баралар. Янгын часте һәм районның коткару хезмәте җитәкчесе А.Насретдинов район гражданнарына: -Суда уяу булыгыз, җиһазландырылмаган, су төбе өйрәнелмәгән урыннарда коенмагыз. Кояшта озак торганнан соң суга керү киңәш ителми (мускулларны) көзән җыерырга мөмкин, таныш булмаган урында чуму, су эчендә уеннар оештыру тыела. Өреп тутырылган матрацлар, камералар белән су коену да шулай ук куркынычлы. Суүсемнәр күп булган сулыкларда, үсемлекләргә кагылмый гына, су өстеннән йөзәргә тырышырга кирәк. Кул-аяклар үсемлекләр белән буталса, бераз ял итеп алыгыз (моның өчен «калкавыч» торышында калыгыз) һәм алардан акрынлап котылырга тырышыгыз. Балаларга олылар күзәтүеннән тыш һич кенә дә суга керергә рөхсәт итмәгез, сулыкларга да ялгызларын гына җибәрмәгез. Спиртлы эчемлекләр кулланмагыз. Уяу һәм сак булыгыз. Бәла килеп чыга калса, ашыгыч рәвештә ярдәм чакыртыгыз. Фаҗигага алып килгән сәбәпләр төрле булса да, аларның барысының да үлемгә алып килүен онытмагыз, - дип киңәш итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев