Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төрлесеннән

Алтмыш елга сузылган мәхәббәт

Иртәгә Иске Кармәттә яшәүче Низамовлар гаиләсе бриллиант туйларын билгеләп үтәләр. Низамовларның бик зур булмаган, әмма мәһабәт өйләре авыл уртасында тора. Капкадан безне каршы алган мөлаем ханым үзен Гөлмиҗамал Хәбетдин кызы дип таныштырды. Юбилей үткәрүче әби шул булып чыкты. Карап торышка күпкә яшьрәк күренгән әбигә җитмеш сигез яшь икәнен белгәч, гаҗәпкә...

Иртәгә Иске Кармәттә яшәүче Низамовлар гаиләсе бриллиант туйларын билгеләп үтәләр.


Низамовларның бик зур булмаган, әмма мәһабәт өйләре авыл уртасында тора. Капкадан безне каршы алган мөлаем ханым үзен Гөлмиҗамал Хәбетдин кызы дип таныштырды. Юбилей үткәрүче әби шул булып чыкты. Карап торышка күпкә яшьрәк күренгән әбигә җитмеш сигез яшь икәнен белгәч, гаҗәпкә калдык. Ә инде алгы почмакта безне күтәренке күңелле 84 яшьлек Гыймат Гараф улы каршы алгач, бөтенләй дә аптырап калдык.
Ә инде аларның шаяртып сөйләшүләрен, Гыймат аганың янәшәсендә утырган хатынының яулыгын рәтләп салганын күргәч, башка бер генә уй килде: менә ул алтмыш елдан соң да сүнмәгән, сүрелмәгән мәхәббәт. Алар икесе дә бер авыл кешеләре булсалар да, күрешмәскә дә мөмкин булганнар икән. Чөнки Гөлмиҗамал, әти-әнисе белән бергә, сугышка кадәр үк Пермь краена күчеп китәләр.
1949 елда Гыйматны армиягә алалар, ул Кореяда хезмәт итә. Аны тәмамлап туган авылына әйләнеп кайта, тик монда озак тормый, күпчелек авылдашлары кебек үк, тормыш шартлары яхшырак булган Пермь ягына, Губах шәһәренә күчеп китә. Әнә шунда ул чибәр Гөлмиҗамалны очрата да инде. Егерме дүрт яшьлек егетнең гаилә корыр вакыты җитә, шуңа күрә ул мәхәббәте төшкән кызның кулын сорый. Җавапчыл, сугыш михнәтләрен үткән егетне тиздән Пермь өлкәсенең дәүләт иминлеге хезмәтенә шофер итеп эшкә алалар, монда ул өч ел эшли.
1959 елда гаилә яңадан кече ватанына күчеп кайта. Машина йөртү стажы булган Гыймат колхозга эшкә керә, хуҗалыкның иң яхшы хезмәткәрләреннән берсе буларак ихтирам казана. Ә Гөлмиҗамал апа мәктәптә җыештыручы булып эшли, йорт алып бара, бер-бер артлы туган биш баланы тәрбияли. Хисләрен кешегә күрсәтергә өйрәнмәгән Гөлмиҗамал апа, үзара мәхәббәт, һәрьяклап ярдәм итеп торучы ире булмаса, күп балалы әни була алмас идем, дип сөйли.
Гыймат абый әйтүенчә, ул бүген дә, 60 ел элек, Низамовлар гаиләсе барлыкка килгәндәге кебек үк, хатыны белән бәхетле кеше булып яши.
Шундый бәхет, гаиләдәге иминлекнең сере нәрсәдә икән?
- Безнең икебезнең дә холкыбыз бер төрле. Шуңа күрә, мин ничек әйтсәм, шулай була,- дип шаярта гаилә башлыгы. Ә аның карчыгы аңа карап елмая гына. Бу исә хатын-кызның зирәклеге генә түгел, ә инде гаилә тормышының зирәклеге дә. Яраткан ир-ат, үзенең ир һәм ата гына түгел, ә гаиләнең ышанычлы терәге, тылы икәнен белеп торырга тиеш. Бер-берсен хөрмәт итеп Низамовлар лаеклы балалар үстергәннәр, хәзер оныкларына, оныкчыкларына карап куаналар.Шуңа күрә алар бриллиант туйларын зурлап, кафеда үткәрергә җыеналар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев