Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төрлесеннән

Статусы үзгәрде

Татарстан Республикасы Президенты Карары белән 2011 елның октябреннән "Татарстан Республикасында үзйөрешле машиналар һәм башка төр техникаларның техник торышын күзәтү Идарәсе турында"гы законга төзәтмәләр кертелде. Без әлеге Карар нигезендә нинди үзгәрешләр кертелгәне, трактор һәм үзйөрешле машиналар хуҗаларын киләчәктә ни көткәне турында аңлатуын сорап, ТР Дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясенең район бүлеге начальнигы...

Татарстан Республикасы Президенты Карары белән 2011 елның октябреннән "Татарстан Республикасында үзйөрешле машиналар һәм башка төр техникаларның техник торышын күзәтү Идарәсе турында"гы законга төзәтмәләр кертелде.


Без әлеге Карар нигезендә нинди үзгәрешләр кертелгәне, трактор һәм үзйөрешле машиналар хуҗаларын киләчәктә ни көткәне турында аңлатуын сорап, ТР Дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясенең район бүлеге начальнигы Газинур Зәйдуллинга мөрәҗәгать иттек.
Ул мөһим үзгәрешләрнең Идарә статусына кагылганын билгеләп үтте. Әгәр элек ТР Дәүләт техник күзәтчелеге ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы составына керсә, хәзер инспекциягә дәүләт хезмәте статусын биреп, мөстәкыйль структура итеп аерып чыгардылар. Димәк, бу хәзерге вакытта ТР Дәүләт техника күзәтчелеге тикшерүче орган булып санала. Гамәлдә, ТР үз йөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышын күзәтү Идарәсе элеккеге кебек үк, шул ук функцияне башкара, бары тик аны законга тәңгәл китергәннәр.
Статусы үзгәрүгә бәйле рәвештә район инспекциясе теркәлү урынын да үзгәртте.
Хәзер ул шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе, Совет урамы, 7 нче йортта (Росгосстрах бинасының 1 нче катында) урнашкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев