Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төрлесеннән

ЗАГСка гаризаны Интернет аша

Татарстан дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында электрон хезмәтләр кертелү белән ЗАГС органнары яңа дәрәҗәгә чыкты. Электрон хезмәтләр спектры документларны кабат оформить итү мөмкинлеге бирә, әйтик, туу яки үлү турындагы таныклыкны Татарстанның теләсә кайсы районыннан алып булачак, бары тик дөрес итеп запрос ясарга һәм дәүләт пошлинасын гына түләргә кирәк. Туй көнен...

Татарстан дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында электрон хезмәтләр кертелү белән ЗАГС органнары яңа дәрәҗәгә чыкты.


Электрон хезмәтләр спектры документларны кабат оформить итү мөмкинлеге бирә, әйтик, туу яки үлү турындагы таныклыкны Татарстанның теләсә кайсы районыннан алып булачак, бары тик дөрес итеп запрос ясарга һәм дәүләт пошлинасын гына түләргә кирәк. Туй көнен билгеләү һәм никахны теркәү гаризасын тутыру яки яңа туган баланы теркәү өчен кул астында Интернет булу да җитә.
-Узган ел бездә йөз алтмыш никах теркәлде һәм бөтен парлар да гаризаны электрон юл белән тапшырдылар, -дип узган елга йомгак ясый Аксубай муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС мөдире Елена Еграшкина.-Яшьләр вакытны һәм акчаны янга калдыруны хуп күрә. Никахны үзләре теләгән датада теркәүне билгеләп электрон хезмәт чаралары аша Казаннан, Түбән Камадан,Яр Чаллыдан, хәтта Мәскәүдән дә заказ бирделәр.
Гаҗәп, әмма Е.Еграшкина әйтүенә караганда, безнең районда, әйтик никахны 11.11.2011 яки 12.12.2012 кебек аерым көн яки датада теркәүгә кагылышлы ажиотаж юк, чөнки никахлар аерым даталарга, Кәбисә елына карап түгел, аңлап һәм бер-береңә булган мәхәббәткә нигезләнеп теркәлергә тиеш. 2013 елда Аксубай ЗАГСында дүрт пар никахларын теркәде инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев