Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төрлесеннән

Юллар–тормыш артериясе

Авылларны европа дәрәҗәсендәге асфальт юллар белән тоташтыру өчен безнең районга 200 миллион сумга якын акча бүлеп бирелгән. Бөтен средство да РФ һәм ТР Хөкүмәтләре тарафыннан «Россиянең транспорт системасын үстерү» максатчан Федераль Программасы буенча бүлеп бирелә. Инфраструктура үсеше буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Ислямов сүзләренә караганда, район җитәкчелеге тарафыннан ТР...

Авылларны европа дәрәҗәсендәге асфальт юллар белән тоташтыру өчен безнең районга 200 миллион сумга якын акча бүлеп бирелгән.


Бөтен средство да РФ һәм ТР Хөкүмәтләре тарафыннан «Россиянең транспорт системасын үстерү» максатчан Федераль Программасы буенча бүлеп бирелә. Инфраструктура үсеше буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Ислямов сүзләренә караганда, район җитәкчелеге тарафыннан ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка авылларны һәм кечкенә авылларны каты түшәмәле юллар белән тоташтыру өчен средство бүлеп бирү турында хат әзерләнгән. ТР Премьер-министры Илдар Халиков ел башында «2012 елда ТР да юл эшләре турында» гы Карарга кул куйды. Әлеге документта республиканың кайбер районнары белән бергә, безнең районга да максатчан средстволарның зур күләме бүлеп бирелә.
Сөнчәле-Пионер автомобиль юлын яңартып төзү әлеге программага кертелгән, әлеге эшкә 51969268 сум бүлеп бирелгән. Аксубай-Федоровка-Алексеевка юл полотнасына-25377434 сум, Чистай-Аксубай-Нурлат-Урмандеево-Сидул-Ерыклы юлын төзүгә 38267973 сум.
«Автоюлларны һәм ясалма корылмаларны ремонтлау» Программасы Чистай-Аксубай-Нурлат-Чув.Енорускино-Тарханка юлын үз эченә ала, аның бәясе 5000000 сум тәшкил итә. Юлларга шулай ук 10000000 сум күләмендәге средствоны Азеево-Чирмешән-Шынталы-Яңа Ибрай автоюлына асфальт түшәүгә тотарга туры киләчәк. Рус Кармәте-Индустриаль автомобиль юлына-20000000 сум, ә Чистай-Аксубай-Нурлат трассасына 15000000 сум бүлеп бирелә.
Киләчәктә Емелькино авыл җирлегенә кергән Сосновка, Иске Чуаш Адәмсуы, Черемушка, Емелькино һәм Яңа Чуаш Адәмсуы авылларын бергә бәйләүче юлны төзү дә планлаштырыла.
Район башлыгы Камил Гилманов тырышлыгы белән районда юллар төзүгә бәйле барлык хатларга да республика җитәкчеләре тарафыннан кул куелган һәм средство бүлеп бирелгән. Кешеләр гомерләре буена юлсызлыктан интеккән торак пунктларда, быел аларны «эчке дөнья» белән тоташтыручы югары сыйфатлы юллар төзеләчәк. Район җитәкчелеге сүзләренә караганда, бу кече авыллар үсеше өчен зур икътисади этәргеч бирәчәк.
Моннан тыш, Илдар Ислямов сүзләренә караганда, шулай ук ТР Президентына район үзәгендә юл катламын төзекләндерү буенча да хат юлланган. «Юл хәрәкәте иминлеге» Программасы буенча Шоссе урамы буйлап тротуар төзү һәм светофор урнаштыру планлаштырыла, әлеге проект формалашу стадиясендә. Шулай ук мәктәп автобусларының мәктәпләргә кадәр хәрәкәтен тәэмин итү өчен авыллар эчендә юллар төзү планы да карала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Россиянең транспорт системасын үстерү» программасы «Автоюлларны һәм ясалма корылмаларны ремонтлау» программасы