Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төрлесеннән

Юл булды

Юллар - тормыш артериясе, дип юкка гына әйтмиләр... Кызыл Тау поселогыннан һәр көнне Иске Кыязлы авылына йөрүче укучылар, укытучылар, эшчеләр моңа бер генә тапкыр инанмадылар инде... Аларга озак еллар язын һәм көзен пычрак изеп, кышын кар ерып йөрергә туры килде... Ә шәһәрдән кайтучылар исә транспортларын бөтенләй юлда калдырып керергә мәҗбүр...

Юллар - тормыш артериясе, дип юкка гына әйтмиләр...


Кызыл Тау поселогыннан һәр көнне Иске Кыязлы авылына йөрүче укучылар, укытучылар, эшчеләр моңа бер генә тапкыр инанмадылар инде...
Аларга озак еллар язын һәм көзен пычрак изеп, кышын кар ерып йөрергә туры килде... Ә шәһәрдән кайтучылар исә транспортларын бөтенләй юлда калдырып керергә мәҗбүр булалар иде.
Район җитәкчеләре озак еллар бистә халкына яңа юл вәгъдә итеп килделәр һәм менә, ниһаять, быел, иң яхшы европа стандартларына җавап биргән юл пәйда булды. Район юл хезмәткәрләре җәй башыннан ук эшкә керештеләр, ә район башлыгы юл төзелешен шәхси контрольдә тотты.
Әлеге поселок халкы озак еллар хыялланган юл көзге пычраклар башланганчы файдалануга тапшырылды. Өстәвенә ул социаль-мәдәни комплекс ишек төбенә үк барып тоташа.
Ә бүген исә шәхси автомобильләрендә Иске Кыязлы авылына эшкә ашыгучылар яки балаларын мәктәпкә озатучы авыл гражданнары хыялларын тормышка ашыруда мөһим роль уйнаган район башлыгы Камил Гилмановка, шулай ук "Татавтодор" ООО Аксубай филиалы һәм "ВАМИН-Аксу" ООО җитәкчеләре Фәнис Сафин һәм Искәндәр Зәйдуллинга рәхмәт әйтеп бетерә алмыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев