Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төрлесеннән

Ярдәмчел кешеләр

Редакциябезгә Аксубай картлар йорты директоры Роза Галиәхмәт кызы Мингулова килеп, Яңа һәм Иске Ибрай авылы халкының кешелеклеге, ярдәмчеллеге турында сөйләп китте. Һәр бәйрәмдә генә түгел, гадәти көннәрдә дә алар күчтәнәчләрен төяп, әби-бабайларның хәлләрен белешергә киләләр. Яңа Ибрайда туып-үскән Могыйнов Хаммәт Габбас улы даими рәвештә Яр Чаллыдан делегация җибәрә. Алар бу...

Редакциябезгә Аксубай картлар йорты директоры Роза Галиәхмәт кызы Мингулова килеп, Яңа һәм Иске Ибрай авылы халкының кешелеклеге, ярдәмчеллеге турында сөйләп китте.
Һәр бәйрәмдә генә түгел, гадәти көннәрдә дә алар күчтәнәчләрен төяп, әби-бабайларның хәлләрен белешергә киләләр. Яңа Ибрайда туып-үскән Могыйнов Хаммәт Габбас улы даими рәвештә Яр Чаллыдан делегация җибәрә. Алар бу йортта тәрбияләнүчеләргә азык-төлек тутырылган пакетлар өләшеп чыгалар. Ә быелгы өлкәннәр көнендә һәр әбигә үз үлчәмнәренә туры китереп матур халатлар, ә бабайларга чалбарлар бүләк итте. Мондый игътибарга өлкән кешеләрнең ничек шатланганнарын күрсәгез иде! Бер җылы сүз, мөлаем караш, чын күңелдән бирелгән күчтәнәч аларга озак вакытлар искә алып сөйләрлек сөенеч китерә бит.
Шулай ук Иске Ибрай авылы кешеләре дә әлеге йортка салган сукмакларына үлән үстермиләр. Авыл җирлеге башлыгы Әсхать Зиннуров ит, бал, яки башка төрле продуктлар белән ярдәм итеп тора. Хәтта Төркиядән хөрмәтле шәхес Гали Акышның җибәргән сәдакасын да алып кайтып тапшырдылар.
Әлеге игелекле, олы җанлы кешеләргә картлар йортындагы барча әби-бабайлар рәхмәт укыйлар. Яшь чагында шундый изгелек кылган һәр кешегә Ходай картайган көнендә үз ярдәмен бирер, инша-аллаһ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев