Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төрлесеннән

Ялган аракыдан саклан

Тантананы ялган аракы белән үткәрергә ниятләгән аксубайлылар аны бөтенләй алкогольсез уздырырга мөмкин. Дәүләт алкоголь инспекциясе, полиция хезмәткәрләре һәм хакимият вәкилләре ялган спиртлы эчемлекләрне ачыклау өчен даими рейдлар үткәрәләр. -Сер түгел, зур тантаналар үткәргәндә акчаны янга калдыру нияте белән, кайчакта хуҗа арзан продукция сатып алырга тырыша, - дип сөйли Дәүләт алкоголь...

Тантананы ялган аракы белән үткәрергә ниятләгән аксубайлылар аны бөтенләй алкогольсез уздырырга мөмкин.


Дәүләт алкоголь инспекциясе, полиция хезмәткәрләре һәм хакимият вәкилләре ялган спиртлы эчемлекләрне ачыклау өчен даими рейдлар үткәрәләр.
-Сер түгел, зур тантаналар үткәргәндә акчаны янга калдыру нияте белән, кайчакта хуҗа арзан продукция сатып алырга тырыша, - дип сөйли Дәүләт алкоголь инспекциясенең баш белгече Госман Билалов. - Аңлашылмаучанлык килеп чыкмасын өчен, тантана оештыручыларны кисәтеп куябыз: чаралар үткәрү урыннарында (кафе, ашханә) шик тудырган аракы-шәраб әйберләре конфискацияләнә. Бинаны арендага алып торган тантана хуҗасына карата административ эш кузгатыла.
Шундый хәл Түбән Камада булган. Казахстанда җитештерелгән аракыны инспекторлар тартып алганнар, ә туй спиртлы эчемлекләрсез үткән. Ачулану, административ җаваплылык белән бәйле булган уңайсызлыкларны булдырмас өчен, белгечләр бәйрәм оештыручыларга кунакларны лицензияле продуктлар белән сыйларга, ә бинаны арендага бирүчеләргә мондый продукцияне кертмәскә киңәш итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев