Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төрлесеннән

Яңа елга әзерләнәбез

Аксубай районы башкарма комитеты киңәшмәсендә Яңа ел бәйрәмнәренә багышланган чаралар хакында сөйләделәр. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров билгеләп үткәнчә, элеккеге еллардагы кебек үк, Яңа елга хәзерләнгәндә район предприятиеләре һәм оешмалары, учреждениеләре, җирле үзидарә органнары, җәмәгать оешмалары, махсус хезмәтләр үзара тыгыз элемтәдә эшләргә тиешләр. Моның өчен Аксубай районында Яңа ел...

Аксубай районы башкарма комитеты киңәшмәсендә Яңа ел бәйрәмнәренә багышланган чаралар хакында сөйләделәр.


Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров билгеләп үткәнчә, элеккеге еллардагы кебек үк, Яңа елга хәзерләнгәндә район предприятиеләре һәм оешмалары, учреждениеләре, җирле үзидарә органнары, җәмәгать оешмалары, махсус хезмәтләр үзара тыгыз элемтәдә эшләргә тиешләр.
Моның өчен Аксубай районында Яңа ел чараларын үткәрү буенча оештыру комитеты составы, аларны үткәрү планы билгеләнде инде. Быел да, күркәм гадәт буенча, административ биналарны, милекчелекнең нинди формада булуына карамастан, предприятие, учреждение, оешмаларның территорияләрен иң яхшы бизәүгә бәйге үткәреләчәк.
-Яңа елга районның барлык авыл җирлекләре дә әзерләнергә, моның өчен иң яхшы Яңа ел чыршысына бәйге оештырырга кирәк,-дип әйтте Сергей Александров. - Шәхси эшмәкәрләрне, үз кибетләрен бизәп, бүген үк халыкның кәефен күтәрергә, район үзәге предприятиеләре һәм оешмаларына административ биналарны бизәү һәм кардан төрле сыннар ясау турында уйланырга кирәк. Аксубайлыларда Яңа ел кәефе тудыру өчен, кичә үзәк мәйданга чыршы куелды.
Яңа ел көннәрендә һәм Раштуа каникулларында урамнар, йортлар, биналар гирляндалар белән бизәләчәк. Бу чорда электр энергиясенең киеренкелеге күп тапкырга артачак. Аксубайның янгын сагы гарнизоны начальнигы Әхтәм Насретдинов киңәшмәдә катнашучыларны бу чорда иминлек чараларын күрергә, бәйрәм көннәрендә хезмәт коллективларында кизү торуны оештыруны, янгын иминлеге өчен җаваплы затларны билгеләргә чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев