Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төрлесеннән

Ветераннарга булышаларъ

Аксубай «Форпост» егетләре узган ел «Ветераннарга торак» программасы кысаларында торгызылган Шоссе урамында урнашкан күпкатлы йортлар янында шимбә өмәсе оештырдылар. Яшьләр формированиесе отрядында 20 егет бар, шимбә көнне алар «Форпост» үзәге директоры Динә Ибляминова җитәкчелегендә кулларына тырма, себерке, чиләкләр алып, йортлар тирәсен тәртипкә китерделәр. Шул рәвешле форпостчылар Бөек Җиңүнең 67 еллыгы...

Аксубай «Форпост» егетләре узган ел «Ветераннарга торак» программасы кысаларында торгызылган Шоссе урамында урнашкан күпкатлы йортлар янында шимбә өмәсе оештырдылар.


Яшьләр формированиесе отрядында 20 егет бар, шимбә көнне алар «Форпост» үзәге директоры Динә Ибляминова җитәкчелегендә кулларына тырма, себерке, чиләкләр алып, йортлар тирәсен тәртипкә китерделәр. Шул рәвешле форпостчылар Бөек Җиңүнең 67 еллыгы уңаеннан монда яшәүче Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш толларына ярдәм итәргә карар кылганнар. Форпост отрядының төп бурычы -хокук саклау органнарына хокук тәртибе саклауда ярдәм итү. Егетләр әлеге бурычны уңышлы үтиләр. Аларның әлеге башлангычы изге эш түгелме соң?
-Ветераннарга ярдәм итү идеясы күптән туган иде инде, - дип сөйли Динә Ибляминова,- без әлеге гамәлне алга таба да дәвам итәргә тырышачакбыз, чөнки без бүгенге якты, тыныч көндә яшәвебез белән аларга бурычлы. Ә якын араларда без эчке эшләр органнары ветераннары һәм толларының өйләренә барырга планлаштырабыз. Бу бер үк вакытта иҗтимагый файдалы хезмәт тә, патриотик тәрбия дә, чөнки ветераннар белән очрашу иң кыйммәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Аксубай «Форпост»