Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төрлесеннән

Вакансияләр ярминкәсе

Емелькино урта мәктәбе базасында үткән уку һәм эш урыннары вакансияләре ярминкәсендә республиканың иң абруйлы югары уку йортлары катнашты. Болар Европа университетлары ассоциациясенә кергән һәм халыкара стандарт таләпләренә җавап биргән сертификатка ия Татарстанда бердәнбер югары уку йорты булган Туполев исемендәге КГТУның "Восток" Чистай филиалы һәм "Европа сыйфаты" алтын медаленә лаек булган...

Емелькино урта мәктәбе базасында үткән уку һәм эш урыннары вакансияләре ярминкәсендә республиканың иң абруйлы югары уку йортлары катнашты.


Болар Европа университетлары ассоциациясенә кергән һәм халыкара стандарт таләпләренә җавап биргән сертификатка ия Татарстанда бердәнбер югары уку йорты булган Туполев исемендәге КГТУның "Восток" Чистай филиалы һәм "Европа сыйфаты" алтын медаленә лаек булган Казан икътисад, идарә һәм хокук институтының Чистай филиалы. Ярминкәдә Чистай медицина училищесы һәм 88 нче Аксубай һөнәри лицее катнашты.
Мондый күргәзмәләр чыгарылыш укучыларына киләчәктә бүгенге көндә таләп зур булган һөнәрне сайлауда ярдәм итә. Соңгы елларда мәктәпләрдә уйлап алып барылмаган һөнәри яраклашу эше нәтиҗәсендә юридик һәм икътисад билгеләнешендә һөнәр алучы яшьләрнең күп булуы сер түгел.
Моны безнең районның мәшгульлек үзәгендә исәптә торучы эшсез гражданнар турындагы мәгълүматлардан да күрергә мөмкин. Бүгенге көндә югары белемле - 27, урта махсус белемле 43 кеше исәптә тора, өстәвенә күпчелеге нәкъ менә юридик һәм икътисад белемле. Ә менә республика сәнәгате мохтаҗлык кичергән эшче белгечлекләре бүгенге көнгә кадәр популярлык казанмады. Хәзер исә аларның абруен күтәрү, хәтта һөнәри техник училище студентлары югары стипендия ала алсыннар өчен барысын да эшлиләр. Моннан тыш, һөнәрләр ярминкәсендә әйтелгәнчә, урта һөнәри белем турында дәүләт үрнәгендәге дипломга ия булган кешеләр үз белгечлеге буенча эшләп, өч ел эчендә (кыскартылган уку срогы буенча) тиешле югары белем ала алалар. Менә шуның өчен район кадрларын хәзерләүдә зур роль уйнаган 88 нче Аксубай һөнәри лицееның күргәзмәдә төп урынны алып торуы очраклы булмады.
Вакансияләр һәм уку урыннары ярминкәсендә катнашучылар әлеге чарадан үзләре өчен бик күп кызыклы һәм файдалы мәгълүматлар алдылар, аны үткәрүдә Мәшгульлек үзәгенә "ВАМИН-Аксу" ООО һәм "Аксубай Продкорпорациясе" ООО ярдәм итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев