Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төрлесеннән

Уртак тәрбия

Балалар-безнең иң зур байлыгыбыз. Менә шул кадерлеләребезне без «Буратино» балалар бакчасы хәзерлек группасы тәрбиячеләре Лидия Кривохижа, Галина Романова һәм тәрбияче ярдәмчесе Гөлфия Камиловага ышанып тапшырабыз. Әлеге, үз эшләрен яратучы, тыйнак һәм шул ук вакытта үзләрендә яшәү энергиясе, педагогик белем, эшкә иҗади якын килү кебек кирәкле сыйфатларны туплаган ханымнар үзләрендә тәрбияләнүче...

Балалар-безнең иң зур байлыгыбыз. Менә шул кадерлеләребезне без «Буратино» балалар бакчасы хәзерлек группасы тәрбиячеләре Лидия Кривохижа, Галина Романова һәм тәрбияче ярдәмчесе Гөлфия Камиловага ышанып тапшырабыз.
Әлеге, үз эшләрен яратучы, тыйнак һәм шул ук вакытта үзләрендә яшәү энергиясе, педагогик белем, эшкә иҗади якын килү кебек кирәкле сыйфатларны туплаган ханымнар үзләрендә тәрбияләнүче һәр балага аерым якын килеп, аларның талантларын ачуда, гаиләләре белән бәйләнешне ныгытуга зур көч куялар. Бу аларның көндәлек эшләрендә дә, үткәрелгән төрле чараларда да ачык күренә. Күңелле итеп үткәрелгән шундый уртак очрашуларга балаларның әниләре, әтиләре, әбиләренең бик теләп килүе моңа мисал булып тора.
Күптән түгел генә музыкаль җитәкче Татьяна Краснова үткәргән «Кәбестә» бәйрәме балалар белән өлкәннәрне яңадан бергә җыеп, әкият дөньясына алып керде. Борынгы халык бәйрәме чарада катнашучы һәркемнең күңелендә матур эз калдырды. Бу әкияти чара «Баланы мәктәпкә әзерләүдә гаиләнең роле» дигән ата-аналар җыелышы темасының башлангычы иде.
Тәрбиячеләрнең бәяләп бетергесез хезмәтләре өчен без бик рәхмәтлебез.
Ата-аналар исеменнән Васильевлар, Яшиннар, Кузьминнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев