Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төрлесеннән

«Уникаль гаилә»

Республика көне уңаеннан Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше белән очрашу тантанасы үтте. Әлеге чараның мәдәни программасында Урмандеево авылыннан Максимовлар гаиләсе катнашты. Без әлеге гаилә вәкиле Татьянадан очрашудан алган тәэсирләре белән уртаклашуны үтендек. -Президент һәм аның тормыш иптәше белән очрашуда без зур чуаш гаиләсенең мәдәниятен тәкъдим...

Республика көне уңаеннан Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше белән очрашу тантанасы үтте.


Әлеге чараның мәдәни программасында Урмандеево авылыннан Максимовлар гаиләсе катнашты. Без әлеге гаилә вәкиле Татьянадан очрашудан алган тәэсирләре белән уртаклашуны үтендек.
-Президент һәм аның тормыш иптәше белән очрашуда без зур чуаш гаиләсенең мәдәниятен тәкъдим иттек. Очрашуда катнашучылар җырлы-биюле композицияне бик җылы кабул иттеләр. Безгә "тәрбиягә алынган балалары белән өч буын бергә чыгыш ясаган уникаль гаилә" дигән бәя бирделәр. Без республика җитәкчесе, аның тормыш иптәше һәм үрнәк гаиләләр белән очрашудан бик тәэсирләнеп кайттык.

Әйтергә кирәк, безнең ансамбльдә катнашучылар, Татарстанның төрле төбәкләрендә яшәгәнлектән, рәсми тантана башланыр алдыннан гына бергә җыелдык һәм репетиция ясадык. Барысы да без теләгәнчә килеп чыкты! Без сәхнәгә чуаш халкының милли киемнәреннән чыктык, тамашачыларның соклангыч һәм кызыксынучан карашларын, йөзләгән кешенең шатлыгын тойдык.
-Татьяна, гаилә ансамблендә катнашучылар турында да бер-ике сүз әйтсәгез иде...

-Гаилә коллективын Нина Степановна (безнең әни) җитәкли. Ул Урмандеево авыл мәдәният йортының "Урмандеевские бабушки" ансамбле җырчысы. Аның кызлары: Елена (Яр Чаллы шәһәрендә "Чекес" халык ансамбленең җитәкчесе), Лира, Полина, Ирина ирләре һәм балалары, шулай ук безнең гаилә (минем ирем, аның туганы Михаил, безнең балалар һәм тәрбиягә алынган инвалид-балалар) үзебезнең программаларыбыз белән төрле сәхнәләрдә, концертларда, бәйгеләрдә, Татарстанның һәм Чуашстанның төрле шәһәрләрендә чыгыш ясадык. Агымдагы ел безнең өчен бигрәк тә кызыклы булды.

Чуаш милли мәдәниятына, йолаларына безнең мөнәсәбәтебез үзенчәлекле. Музыкага мөнәсәбәт безгә әтиебез Лев Михайловичтан күчкән. Аның әнисе Пелагея Алексеевна оныкларына борынгы чуаш җырларын өйрәтеп үстерде, милли гореф-гадәтләрне онытырга юл куймады. Алар инде күп еллар безнең арада юк. Алар калдырган милли мирасны без сакларга һәм арттырырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев