Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төрлесеннән

Унбер грант – безнеке!

Социаль һәм мәдәни проектлар бәйгесенең төп максаты - «РИТЭК» ААҖ нең хәйрия ярдәме күрсәтү нәтиҗәлелеген күтәрү, компания үз эшчәнлеген гамәлгә ашырган территорияләрдәге актуаль социаль проблемаларны хәл итүдә иҗтимагый оешмаларның һәм халыкның инициативасын хуплау. «РИТЭК» ААҖ үз эшчәнлеген уңышлы алып бару өстенә, башкаларга да даими ярдәм итә, традиционга әверелгән социаль проектлар...

Социаль һәм мәдәни проектлар бәйгесенең төп максаты - «РИТЭК» ААҖ нең хәйрия ярдәме күрсәтү нәтиҗәлелеген күтәрү, компания үз эшчәнлеген гамәлгә ашырган территорияләрдәге актуаль социаль проблемаларны хәл итүдә иҗтимагый оешмаларның һәм халыкның инициативасын хуплау.


«РИТЭК» ААҖ үз эшчәнлеген уңышлы алып бару өстенә, башкаларга да даими ярдәм итә, традиционга әверелгән социаль проектлар бәйгесе моңа дәлил булып тора.
Беренче тапкыр конкурс 2010 елда Республика Хөкүмәте булышлыгы белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов канаты астында үтте. «РИТЭК» ААҖ һәм «ЛУКОЙЛ» хәйрия фонды II социаль проектлар бәйгесе нәтиҗәләре буенча бәйгедә җиңү яулаган 113 конкурсант арасында гомуми суммасы 2 миллион 600 мең сум тәшкил иткән 11 грантны Аксубай муниципаль район вәкилләре отты. Җиңүчеләр дүрт төрдә - «Туган төбәк», «Экология», «Мәдәният һәм спорт», «Шәфкатьлелек» номинацияләрендә билгеләнде. Шунысы шатлыклы, безнең район аларның һәркайсында билгеләп үтелде һәм шулкадәрле грант алды.


ТР Аксубай муниципаль районының икътисади үсеш фонды «Экология» номинациясендә «Ташлы чокыр» чишмәсен төзекләндерү өчен «Яшеллек дөньясы» проекты белән 300 мең сумга грант отты. Оешма җитәкчесе Рәмис Сафиуллин фикердәшләр төркеме-Фәридә Вәлиева һәм Ольга Сетрова белән берлектә үз проектларын чишмәне яшелләндерү һәм аның әйләнә-тирәсен тотып алуга яраклаштырдылар. Чишмә район предприятиеләре һәм оешмалары булышлыгы белән төзекләндерелде, ә фонд откан грант районның кайбер оешмаларын финанслау өлеше булды. Безнең район спорт казанышлары белән дә дан тота. Менә шуның өчен «Мәдәният һәм спорт» номинациясендә җиңү балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе өчен (директоры Нияз Хисмәтов, проект җитәкчесе директор урынбасары Любовь Козлова) киләчәктә җиңүләргә һәм казанышларга ирешү хисабына алдан түләү буларак түгел, ә әйтеп бетергесез зур бүләк булды. Мәктәп үзенең проектын киләчәкне күздә тотып, «Таныш булыгыз, бу, без-булачак олимпиячеләр» дип атады. Спортны үстерү өчен 100 мең сум күләмендә грант оту әлеге хыялны тормышка ашыруга ярдәм итә. Әлеге акчага 2011-2012 нче уку елында самбо, ирекле көрәш һәм дзюдо буенча республика ярышларында күптапкыр призер булган «Баһадир» самбочылары командасына спорт киемнәре сатып алынган, өч яшь самбочы спорт мастерлыгына кандидат, ә калганнары I разрядка ия булган. Тренер укытучы А.Скворцов җитәкләгән команда мондый бүләккә тулысынча лаек. Чөнки «Баһадир» самбочылары самбо буенча ТР җыелма командасы составына керә һәм Идел буе федераль округында үткән ярышларда катнаша. «Туган төбәк» номинациясендә аксубайлылар берьюлы алты грант оттылар. Бездә бит гаҗәеп кешеләр яши. Аксубайлылар үзләренең кече ватаннары патриотлары, шуңа номинантларның һәрберсе аерым мактауга лаек. Түбән Баланда авыл мәдәният йорты директоры Василий Воронин озак еллардан бирле агач эше белән шөгыльләнә: ул авыл клубын, чишмәне матур итеп бизәгән, балалар мәйданчыгын да үз куллары белән бизәкләп эшләгән. Әмма аның планнары зурдан, әлеге авыл мәдәният йортына бирелгән 350 мең сумлык грант аларның бер өлешен тормышка ашырырга ярдәм итә. Грант акчасына сатып алынган токарь станогы, күп функцияле агач эшкәртү станогы, вертикаль бораулау станогы һәм башка агач эшкәртү инструментлары тиздән үзгәртеп корылган элеккеге кибет бинасында урын алачак, ә Василий үзе авыл балаларын борынгы традицияләрне яңартып, декоратив-кулланма сәнгатькә өйрәтә.
Галина Сруртдинова җитәкчелегендәге балалар сәнгать мәктәбе коллективы да энтузиазм белән хезмәт куя. Безнең яшь артистларыбыз районда гына түгел, республика, хәтта аның чикләрендә дә яхшы таныш, алар ничә ел рәттән инде Сочины яулыйлар. Галина Александровна уйлап тапкан «Сәнгать паркы» проекты һәм аны тормышка ашыруга нефть компаниясеннән 500 мең сумлык грант-безнең яшь артистларга һәм рәссамнарга чын бүләк булды. Грант средствосы үзләштерелгән инде-музыкантлар өчен коеп ясалган скульптуралар, беседкалар, коеп ясалган коймалар, сәхнә каркасы сатып алынган. Бүгенге көндә сәнгать мәктәбе бинасын капиталь ремонтлау төгәлләнеп килә, менә шуның өчен паркны файдалануга тапшыру сроклары бераз тоткарлана, әмма парк территориясендә әзерлек эшләре тулы куәткә бара-агачлардан чистартыла, туфрак кертелә. Сәнгать паркын тантаналы ачу Белем көненә планлаштырыла.
Шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе башкарма комитеты иҗади проектлар бәйгесе кысаларында «Кадрлар хроникасында тарих һәм язмышлар» проектын (җитәкчесе Л.Л.Жуков, проект җитәкчесе туган якны өйрәнү музее мөдире Г.П.Бобкова) үстерүне тормышка ашыруга 210 мең сумлык грант отты. Грант акчасына музей өчен ноутбук, өй кинотеатры, плазмалы телевизор, мультимедияле проектор, видеокамера сатып алынган. Музей хезмәткәрләре, музей каршындагы түгәрәккә йөрүче мәктәп укучылары белән бергә беренче слайдлар һәм видеофильмнарны төшерә, монтажлый, яңа аппаратураны күргәзмәләр оештыру өчен куллана башладылар инде. Шул рәвешле алар районда барган вакыйгаларны, район данын еракларга таныткан кешеләр, Бөек Ватан сугышы ветераннарының тормышын киләчәк буын өчен саклап калырга, балаларны һәм яшүсмерләрне документлар туплау процессына җәлеп итәргә тырышалар. Ә Халыкара Музейлар көненә төшерелгән фильмнар кинематография юлына тәүге адым булды.

«Хыял» балалар приюты директоры Илүзә Гайнуллинаның «Мин сайлаган юл-минем сәламәтлегем» социаль проекты 70 мең сумлык грантка лаек булды. Приютта балалар сәламәтлеген һәм физик үсешен ныгытуга юнәлдерелгән «Сәламәтләндерү» мәдәни чаралары үткәрелә. Грант акчасына сатып алынган мини-таучык, балалар таганы һәм шулай ук спорт мәйданчыгын үзгәртеп кору биредә тәрбияләнүчеләрнең сәламәт яшәү рәвешен алып баруына булышлык итәчәк.
Иске Тимошкино балалар бакчасы (мөдире Л.В.Мишина) бәйгегә социаль проблеманы хәл итүгә проект тәкъдим итә-мәктәпкәчә учреждение балаларның көндез килеп тәрбияләнү өчен өстәмә төркем булдыруга мохтаҗ була. 500 мең сумлык грант акчасына әлеге төркем оеша.
Өлкән яшьтәгеләр өчен Аксубай интернат-йорты «Туган төбәк», «Шәфкатьлелек», «Экология» номинацияләрендә берьюлы гомуми суммасы 750 мең сум тәшкил иткән өч грант отты. Әлеге социаль учреждение җитәкчесе Роза Минеголова өч проект-«Беркем дә, берни дә онытылмаган», «Ярату-безнең принцип, тәртип-безнең терәк, прогресс-безнең максат» һәм «Сәламәтлек йорты» проектларын әзерләде. Беренче проектны тормышка ашырып, интернат-йорт элек биредә яшәп вафат булган кешеләрне архивлаштырды, алар арасында нигездә сугыш чоры балалары һәм Бөек Ватан сугышында катнашучылар булган, алар өчен кабер ташлары сатып алынган. Интернат-йортка керү юлында гранит плитәдә Бөек Ватан сугышында катнашучыларның исеме мәңгеләштерелгән. Икенче проект буенча һәр бүлмәдә һава чистарткычлар, ә коридорда релаксация өчен һава-куык торбасы сатып алынган. Өченче проект буенча 500 мең сумлык грант акчасына хуҗалык-көнкүреш суларын җыю һәм чистарту өчен каралган корылмалар сатып алынган.
Районда Рузилә Бәширова җитәкчелегендәге «Нежность» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге берничә ел эшләп килә. Аның коллективы да «Кулга-кул тотыныйк, дуслар» дигән проектны тәкъдим итте. Жюри әгъзалары да аны шулай ук хуплады һәм 150 мең сумлык грант белән бүләкләде. ЦСОН да әлеге акчага сенсорлы бүлмә өчен коры бассейн, музыкаль кәнәфи-мендәр, тактиль сукмак, интерактив панель, компьютер һ.б. сатып алынган. Сенсор бүлмәсендә мөмкинлекләре чикләнгән 63 бала тернәкләнү үткән инде.
Грант ияләре делегациясен тантаналы бүләкләү чарасына баруны район башлыгы Камил Гилманов җитәкләде. «РИТЭК» ААҖ үткәргән бәйге-ул кайбер коллективларның үзләренең иҗади потенциалларын гына түгел, шулай ук халыкның якланмаган катламына социаль ярдәм күрсәтү, балалар үсеше өчен шартлар тудыру, районны, бистәне төзекләндерү буенча алга куелган бурычларны хәл итү мөмкинлеге, дип билгеләп үтте һәм аксубайлыларны бәйгедә катнашырга чакырды.
2012 елда грантлар фонды 25 миллион сум тәшкил итә. Катнашу өчен гаризаларны 25 августка кадәр тапшырырга мөмкин. Нәтиҗәләр ясау тантанасы, күркәм гадәт буенча Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне билгеләп үтелгән 21 сентябрьдә үтәчәк. Тулырак мәгълүмат www. ritek. ru сайтында («Социаль сәясәт», Социаль һәм мәдәни проектлар бәйгесе бүлегендә) тәкъдим ителгән. Реклама хокукында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев