Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төрлесеннән

Уллары белән бәхетле

Армия сафларына чираттагы чакырылыш җитү белән, улларын хәрби хезмәткә озатучы аналарның күңелләренә аларның йөрәк бәгырьләре кайда, ничек хезмәт итәрләр икән дигән шом керә. Мин, 6 улы исән-сау булып Ватан алдындагы бурычларын үтәп кайткан ана буларак, башка әниләргә шуны әйтәсем килә, улыгыз хәрби хезмәттә булганда, сез үзегезнең яклаучыгыз барын белеп тоеп...

Армия сафларына чираттагы чакырылыш җитү белән, улларын хәрби хезмәткә озатучы аналарның күңелләренә аларның йөрәк бәгырьләре кайда, ничек хезмәт итәрләр икән дигән шом керә. Мин, 6 улы исән-сау булып Ватан алдындагы бурычларын үтәп кайткан ана буларак, башка әниләргә шуны әйтәсем килә, улыгыз хәрби хезмәттә булганда, сез үзегезнең яклаучыгыз барын белеп тоеп торачаксыз.


Без ирем белән Иске Мокшино мәктәбе коллективына, аеруча физкультура дәресен алып барган укытучылар-Бикулов Рәис Мурза улына һәм Шәрәфетдинов Раил Галиәскәр улына безнең балаларыбызны физик һәм әхлакый яктан солдат хезмәтенә әзерләгәннәре өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез. 10 ноябрь көнне безнең кече улыбыз Артур Армия сафларыннан кайтты. Бу безнең өчен бик зур шатлык. Егетләребез аннан лаеклы ир-егет булып кайталар. Кадерле булачак солдат аналары! Әгәр сезнең улыгыз Ватанны сакларга китәргә теләк белдерә икән, димәк Сез лаеклы ул үстергәнсез. Моңа сөенергә генә кирәк.
Хөрмәт белән Валентина Наумова.
Иске Мокшино авылы.
Әлеге хатны алгач, без Ана көне уңаеннан хат авторын-ун бала анасын, ун онык әбисен редакциягә чакырдык.
Валентина Ивановна район ветераннар Советы һәм пенсионерлар Союзы әгъзасы буларак, барлык мөһим вакыйгаларның уртасында кайный. Ул республика форумнарында да, районда пенсионерлар өчен үткәрелгән спорт ярышларында да актив катнаша, үзешчән сәнгатькә йөри.
Күптән түгел Валентина Ивановна һәм Петр Арсентьевичлар бергә торуларының 40 еллыгын билгеләп үттеләр.
-Менә шундый актив тормыш белән яшәргә мөмкинчелек биргән өчен, иң беренче мин иремә рәхмәтле,-ди Валентина Ивановна.-Петр-яхшы күңелле кеше. Аның йөрәге дә, куллары да алтын. Гомумән, мин хатын-кыз буларак та, ана буларак та бик бәхетле кеше.
Уллары турында сөйләгәндә кунагыбыз алар солдат хезмәтен үтәгәндә күпме рәхмәт хаты алганын гына әйтергә теләмәде. Ә без террорга каршы бүлекчәдә хезмәт иткән кече улы Артурның командирыннан гына да өч Рәхмәт хаты килүен беләбез. Шундый тәртипле, рәхмәткә лаеклы булган уллар үстергәне өчен Валентина Наумова чыннан да бәхетле ханым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев