Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төрлесеннән

Уңайлы һәм якты булачак

Районда автомобиль юлларын ремонтлау һәм салу эше гөрләп бара. Район кешеләре һәм яңаны кунаклар моны үз күзләре белән күреп инана алалар. Яхшы юллар турында хыялланган авыл кешеләре бүген асфальт түшәлгән юлларга кинәнеп бетә алмыйлар. Мисалга, Тарханка авылына кадәр 7,1 км., Иске Мокшинода 650 метр юл салынган. Район халкы өчен күңелгә...

Районда автомобиль юлларын ремонтлау һәм салу эше гөрләп бара.


Район кешеләре һәм яңаны кунаклар моны үз күзләре белән күреп инана алалар. Яхшы юллар турында хыялланган авыл кешеләре бүген асфальт түшәлгән юлларга кинәнеп бетә алмыйлар.
Мисалга, Тарханка авылына кадәр 7,1 км., Иске Мокшинода 650 метр юл салынган.
Район халкы өчен күңелгә ятышлысы-Чистай-Аксубай-Нурлат төбәк юлын ремонтлау. Хәзерге вакытта Аксубайдан Иске Кармәткә кадәрле юл өлешендә ремонт эшләре тулы куәткә бара.
Фермерлар да юлсыз калмаячак. Иске Ибрайда М.Сафин, Яңа Ибрайда И.Сөләйманов фермаларына керү юллары төзелә.
Юл төзелешен финанслауны республика хөкүмәте автомобиль юлларын һәм ясалма корылмаларны ремонтлау программасы буенча алып бара. «Алексеевскдорстрой» һәм «Татавтодор» Аксубай филиалы подрядчы булып торалар.
Шоссе урамы буенча яңа фонарь баганалары һәм светофор урнаштыру да шулай ук аксубайлылар өчен күңелле яңалык . План буенча быел Аксубайда 140 ка якын багана урнаштырылырга тиеш, ә эш тулысынча киләсе елда төгәлләнәчәк. ТР да юл хәрәкәте иминлеге программасы тулысынча гамәлдә. Аксубай буенча 4,5 км. аралыкта баганалар урнаштырылачак. Шул ук Шоссе урамы буенча тротуар төзү дә планга кертелгән. Яктырткычларны реконструкцияләү буенча «Төзелеш» ООО подрядчы булып тора.
Тиздән Аксубайда яктырак һәм юлларда йөрү уңайлырак булыр дип өметләнәсе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев