Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төрлесеннән

Уңайлы һәм матур булачак

Бистәнең төп урамы яңа төс ала - монда брусчатка җәелде, чыршылар утыртылды. Район башлыгы Камил Гилманов яңа ел алды интервьюсында халыкка төп урам булып саналган Ленин урамының иң матур урамнарның берсе булачагы турында сөйләгән иде. Әмма әлеге хыялны тормышка ашыру өчен бер миллион сум гына акча таләп ителмәде. Шулай да...

Бистәнең төп урамы яңа төс ала - монда брусчатка җәелде, чыршылар утыртылды.


Район башлыгы Камил Гилманов яңа ел алды интервьюсында халыкка төп урам булып саналган Ленин урамының иң матур урамнарның берсе булачагы турында сөйләгән иде. Әмма әлеге хыялны тормышка ашыру өчен бер миллион сум гына акча таләп ителмәде. Шулай да сентябрь башында эшкә җитди керештеләр. Башта агачларны кистеләр, 12 нче һәм 14 нче йортларга таба урамны киңәйттеләр. Шул рәвешле эш башланды. Район үзәгендә мондый күләмле эшнең моңа кадәр күптән күзәтелгәне булмады.
Брусчатка түшәү эшен шәхси эшмәкәр Зәйдуллин Х.Н. алып барды.
-Быел ике мең квадрат метрдан күбрәк брусчатка түшәү планлаштырылган иде, төгәл генә әйткәндә, ике мең ике йөз егерме биш квадрат метр брусчатка түшәлде, дүрт йөз утыз дүрт метр бордюр урынына сигез йөз кырык сигез метр бордюр салынды, - дип аңлата подрядчы Хәмит Зәйдуллин. - План буенча без эшне 30 ноябрьгә төгәлләргә тиеш идек, әмма өч ай урынына эшне бер айда тәмамладык. Эш барышында әлеге урамда урнашкан яшьләр үзәге, Саклык банкы, редакция биналарына керү юлларына да брусчатка түшәү кебек планлаштырылмаган эшләр дә килеп туды.
Әлбәттә инде, мондый эш мактауга лаек. Брусчатка түшәү эшен Алексей Гаврилов бригадасы алып барды. Биш кеше - Вячеслав Капитонов, Сергей Андреев, Петр Гаврилов һәм Павел Айдов кергән бригада, бригадир белән берлектә, һава торышының нинди булуына карамастан, иртәдән кичкә кадәр тырышып эшләделәр. Брусчатка түшәү белән бергә төзекләндерү эшләре дә алып барылды - шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе җитәкчесе Леонид Жуков җитәкчелегендә тирә-як территория чистартылып, кара туфрак кертелде.
-Барлыгы йөз машина туфрак кертергә планлаштырабыз, - дип сөйли Леонид Леонидович. - Бу агачлар, куаклар, чәчәкләр үстерү һәм яшел үлән чәчү өчен кирәк. Әлеге мәйдан ял итү урыны булачак, биредә эскәмияләр, чүп савытлары урын алачак.
Үткән атнада район үзәге предприятиеләре һәм оешмалары хезмәткәрләре булачак чәчәк түтәлләренә туфрак ташу белән мәшгуль булдылар. Ә җомга көнне "Аксубайлес" ГБУ үз эшчеләрен җәлеп итеп, чыршы үсентеләре кайтарып утыртты. ГБУ җитәкчесе Рөстәм Гатин сүзләренә караганда, гомумән алганда мәйданны йөзгә якын чыршы үсентесе бизәячәк - чыршыдан тыш бирегә куаклар да утыртылачак.
әйләнә-тирәдәге матурлыкны үз кулларың белән дә булдырып була. Моңа средство тапкан һәм һәр көнне эш барышын контрольдә тоткан район башлыгы Камил Гилманов тарафыннан старт бирелде. Подрядчиклар да тырыштылар, шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе советы да күп эшләде, "Аксубайлес" ГБУ, район үзәге предприятиеләре һәм оешмалары да үз өлешләрен керттеләр.
Эш алга таба да дәвам итәчәк, иң мөһиме безнең һәрберебез әлеге күркәм эштән читтә калмасын иде, чөнки бистә - безнең уртак йортыбыз, аның йөзен матурлау һәм уңайлы итү дә бездән тора. Шунысы куанычлы, бистәнең төп урамы җәяүлеләр өчен уңайлы һәм имин булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев