Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төрлесеннән

Уңай бәя алдылар

Дүшәмбе көнне Яңа Аксубай һәм Яңа Кармәт авыл җирлекләрендә үткән утырышлар җирле үзидарә башлыклары тарафыннан авылда тормыш шартларын яхшырту өчен күп эшләр башкарылуын, җирле проблемаларны хәл итүдән халыкның да читтә калмавын күрсәтте. Бу юлы вәкаләтле органнар утырышы үзәк усадьбаларда түгел, ә югарыда телгә алынган җирле үзидарәләр территориясенә кергән Киса һәм...

Дүшәмбе көнне Яңа Аксубай һәм Яңа Кармәт авыл җирлекләрендә үткән утырышлар җирле үзидарә башлыклары тарафыннан авылда тормыш шартларын яхшырту өчен күп эшләр башкарылуын, җирле проблемаларны хәл итүдән халыкның да читтә калмавын күрсәтте.


Бу юлы вәкаләтле органнар утырышы үзәк усадьбаларда түгел, ә югарыда телгә алынган җирле үзидарәләр территориясенә кергән Киса һәм Яңа Дума авылларында үтте. Район башлыгы катнашында үткән мондый очрашулар халыкка үз авылларына кагылышлы проблемаларны нәтиҗәле хәл итү мөмкинлеге бирә. Чөнки һәр өлкән кешенең дә үзәк усадьбага бару мөмкинлеге юк.
Шуны әйтеп үтәргә кирәк, югарыда телгә алынган территорияләрдә соңгы елларда җирлек башлыклары эше җанланды. Эшмәкәрләр һәм авыл халкы катнашында авыллар, көнкүреш калдыклары түгү урыннары, үләт базлары, зиратлар, чишмәләр төзекләндерелә. Гражданнарның җир пайларын оформить итүгә кагылышлы да күп эшләр башкарылган. Халык аренда түләүләре өчен авыл хуҗалыгы формированиеләренә рәхмәтле.
Спонсорлар ярдәме белән Яңа Аксубайда 200 метр суүткәргечне алмаштырганнар, авыл үзәгендәге күл буе чистартылган. Тагын шуны билгеләп үтәргә кирәк, җирлек башлыгы Михаил Сулейманкин эшенә уңай бәя бирү белән бергә, аның адресына җирле халык һәм район җитәкчелеге тарафыннан җирлек күләмендәге күп кенә мәсьәләләрне хәл итмәгән өчен тәнкыйть сүзләре дә яңгырады. Алда үткәрелгән халык белән очрашуларда билгеләп үтелгәнчә, нибары 33 укучы белем алган Яңа Аксубай төп мәктәбен оптимальләштерү мәсьәләсе бу юлы да фикер алышу темасына әверелде. Шулай ук Кисинка елгасы аша күпер төзү, балалар бакчасын зурайту, авыл клубы түбәсен ремонтлау, Кисада ФАП ка су кертү мәсьәләләре күтәрелде.
Киса авылы кечкенә торак пункт булып кына күренсә дә, монда 490 кеше яши һәм 135 хуҗалык исәпләнә икән. Авыл җирлеге территориясендә дөньяга килгән 14 баланың 8 се монда туган. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар саны-44! Җирле балалар бакчасына норматив буенча 11 бала урынына 27 бала йөри. Дүрт торак пунктны үз эченә алган Яңа Кармәт авыл җирлеге һәрвакыт проблемалы территория булып саналды. Әмма авыл җирлеге башлыгы вазифасына Илнур Шакиров килгәч, район башлыгы һәм чыгыш ясаган кайбер гражданнар билгеләп үткәнчә, әлеге авылларда тормыш яхшы якка үзгәрә башлаган, озак еллар тупланып килгән җирле проблемаларны хәл итү юллары һәм моның өчен средстволар эзләнә һәм табыла. Яңа Кармәттә су белән тәэмин итү системасы юк иде. Подряд оешмасы җитәкчесе сүзләренә караганда, яз көне авылга су киләчәк. Федераль программа буенча әлеге максатлар өчен 5 миллион сум бүлеп бирелгән. Яз җитү белән гомуми алганда 6 километрга якын озынлыкта суүткәргеч сузылачак. Авылның рус халкы яшәгән өлешенә дә су киләчәк. Башкарылган эшләр белән беррәттән, хәл ителмәгән проблемалар да җитәрлек. Рус Кармәтендә су белән тәэмин итү системасы ремонт таләп итә, Яңа Кармәт авыл клубына ремонт кирәк, торак пунктларда көнкүреш калдыкларын утильләштерүгә, зарарлы амброзия үләненең таралу куркынычына кагылышлы мәсьәләләр бар әле, шулай ук авыл урамнарын һәм зиратларны төзекләндерү таләп ителә.
Район картасыннан юкка чыккан Михайловка авылының зират тирәсе ташландык хәлдә, Яңа Кармәт төп мәктәбен оптимальләштерү мәсьәләсе ачык кала бирә.
Ике авыл җирлеге территориясендә, Азат һәм Яңа Кармәт авылларыннан тыш, эшмәкәрлекнең алга китүен, гаилә фермаларын оештырылуын билгеләп үтәргә кирәк. Яңа Аксубай һәм Түбән Баланда терлекчелек комплексларында эш урыннары бар, монда халыкның төп өлеше хезмәт куя. Федоровкада Интернат-йорт эшли, Яңа Думада 500 мөгезле эре терлек асрала. Быел монда 200 савым сыерына исәпләнгән сыерлар абзарын файдалануга тапшыру планлаштырыла. Атап әйткәндә, «ВАМИН-Аксу» агрофирмасы Яңа Кармәттә дә эш урыннары булдырырга әзер. Бары тик эшләргә теләк белдерүчеләр генә булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яңа Аксубай һәм Яңа Кармәт авыл җирлекләрендә