Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төрлесеннән

Төзекләндерү таләп ителә

Сезгә шәһәр тибындагы Аксубай бистәсенең Школьная урамында яшәүчеләр мөрәҗәгать итә. Безнең күп тапкыр югары инстанцияләргә мөрәҗәгать итүебез нәтиҗә бирмәде, газетага юлланган хат та шуны исбатлый. Мөрәҗәгать итүебезнең асылы урамның үтеп йөрү өлешен төзекләндерүне һәм аны яктыртуны үз эченә ала. Бигрәк тә көзге-кышкы чорда урам аша чыгуы авыр. Шуның өстенә 2...

Сезгә шәһәр тибындагы Аксубай бистәсенең Школьная урамында яшәүчеләр мөрәҗәгать итә.


Безнең күп тапкыр югары инстанцияләргә мөрәҗәгать итүебез нәтиҗә бирмәде, газетага юлланган хат та шуны исбатлый.
Мөрәҗәгать итүебезнең асылы урамның үтеп йөрү өлешен төзекләндерүне һәм аны яктыртуны үз эченә ала.
Бигрәк тә көзге-кышкы чорда урам аша чыгуы авыр. Шуның өстенә 2 нче Аксубай урта мәктәбе укучылары нигездә шул урамнан йөриләр.
Караңгыда, тигез булмаган юлда балалар сәламәтлегенә зыян килсә, кем җавап бирер икән? Ә бит бүгенге көндә властьның барлык дәрәҗәләрендә дә балалар сәламәтлеген һәм гомерен саклап калу турында сүз бара. Мәктәп җитәкчеләре белән киңәшмәләр үткәрелә. Бистә җитәкчелегенең Школьная урамын төзекләндерү өчен средство табуына ышанасы килә.


Барлыгы 16 имза.
Муниципаль район башкарма комитетында безгә Школьная урамын 2013 елда төзекләндерүгә керешә-чәкләре турында хәбәр иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев