Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төрлесеннән

Тынычлык һәм хезмәт өчен

Безнең газета укучылар илдә, дөньяда, шул исәптән сәясәттәге үзгәрешләргә битараф кала алмыйлар. 72 яшьлек хезмәт ветераны А.Пикмуллин редакциягә юллаган хатында болай дип яза: Россиядә РФ Президенты постына кандидатлар сайлау буенча сайлау алды агитациясе тулы куәткә бара. Үткән Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасына сәяси партияләр һәм кандидатлар сайлауда да мин...

Безнең газета укучылар илдә, дөньяда, шул исәптән сәясәттәге үзгәрешләргә битараф кала алмыйлар. 72 яшьлек хезмәт ветераны А.Пикмуллин редакциягә юллаган хатында болай дип яза:


Россиядә РФ Президенты постына кандидатлар сайлау буенча сайлау алды агитациясе тулы куәткә бара.
Үткән Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасына сәяси партияләр һәм кандидатлар сайлауда да мин "БЕРДӘМ РОССИЯ" - РФ Президенты Дмитрий Медведев һәм РФ Хөкүмәте рәисе Владимир Путин үткәргән сәясәт өчен тавыш бирдем. Ни өченме? Чөнки дәүләт башына әлеге кешеләр килгәч - Россиядә тормыш җиңеләйде. Пенсия даими артып тора, кибетләрдә җаның нәрсә тели, шуны сатып алырга була, еллар буен хезмәт хакы ала алмый интеккән авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре, ниһаять, саф акча ала башлады. Шул исәптән хәзерге җитәкчелек безнең илдә илнең оборонага сәләтлелеген ныгытуга юнәлдерелгән тынычлык яклы сәясәт алып бара. Беренче чиратта бу турыда сугыш һәм сугыштан соңгы авырлыкларны үз җилкәсендә татыган өлкән буын уйланырга һәм моны үз балалары һәм оныкларына да җиткерергә тиеш. Менә шуның өчен 4 мартта безнең һәрберебез, бердәнбер дөрес юл - хезмәт һәм иминлек өчен тавыш бирергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “БЕРДӘМ РОССИЯ”