Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төрлесеннән

Туган төбәкне матурлыйлар

Әлеге чыршылар унбер ел элек яңа гына төзелгән мәктәп янәшәсендәге буш урында табигатькә гашыйк булган ике кешенең тырышлыгы белән пәйда булды. Болар-урман хезмәткәре Александр Ильмухин һәм яңа гына файдалануга тапшырылган объектка директор итеп билгеләнгән Шамил Сәхабетдинов. ... Педагоглар да, укучылар контингенты да билгеләнмәгән булу сәбәпле, агачларны алар икәү утырталар. Берсе...

Әлеге чыршылар унбер ел элек яңа гына төзелгән мәктәп янәшәсендәге буш урында табигатькә гашыйк булган ике кешенең тырышлыгы белән пәйда булды.


Болар-урман хезмәткәре Александр Ильмухин һәм яңа гына файдалануга тапшырылган объектка директор итеп билгеләнгән Шамил Сәхабетдинов.
... Педагоглар да, укучылар контингенты да билгеләнмәгән булу сәбәпле, агачларны алар икәү утырталар. Берсе казый, икенчесе черемә ташый... Үсентеләрнең ун елдан соң бистә йөзен бизәп, кешеләрне шатландырып торуын күз алдына китереп, бөтен күңелләрен биреп эшлиләр.
Бүгенге көндә матур гына үсеп килгән чыршылар мәктәп территориясен бизәп кенә калмыйча, тагын бер файдалы миссияне-янәшә юлдан туктаусыз хәрәкәт иткән автомобильләр бүлеп чыгарган зарарлы газдан саклагыч киртә ролен дә үтиләр алар.
Ылыслы агачлар бүлеп чыгарган фитонцитлар мәктәп тирәсендәге һаваны зарарсызландыралар. Җәйге практика вакытында мәктәп укучылары өчен ул эсседән ышыкланыр урын булып тора.
Әлбәттә инде, моның белән генә чикләнмиләр. Шамил Сәхабетдиновтан эстафетаны кабул итеп алган педколлективның яңа җитәкчесе Валентина Селезневага һәр ел саен үсентеләр утырту белән шөгыльләнергә туры килә. Аның каравы бүген алар зәңгәр күккә таба тартылып, үткән һәр кешенең күзләрен иркәләп, күңелләрен күтәреп торалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев