Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Төрлесеннән

Туган төбәкне бизик

Район ветераннар советы Президиумы, һәрвакыттагыча, район, эшчеләр бистәсе тормышына үз өлешен кертергә тырыша. Бүген райондагы сигез меңнән артык җиңел автомобиль һаваны пычрата. Ә тагын йөк машиналары һәм махсус техника күпме! Ә ни өчен әле һәр автомобиль хуҗасына, аның әйләнә-тирә мохитка нинди зыян салуын белә торып, берәр төп куак утыртмаска! Бу...

Район ветераннар советы Президиумы, һәрвакыттагыча, район, эшчеләр бистәсе тормышына үз өлешен кертергә тырыша.


Бүген райондагы сигез меңнән артык җиңел автомобиль һаваны пычрата. Ә тагын йөк машиналары һәм махсус техника күпме! Ә ни өчен әле һәр автомобиль хуҗасына, аның әйләнә-тирә мохитка нинди зыян салуын белә торып, берәр төп куак утыртмаска! Бу бик гадел булыр иде, чөнки кече ватаныбызда безнең оныкларыбызның да, оныкчыкларыбызның да яшисе бар бит әле...
Ә район үзәгендә үз территорияләрен яшелләндерү белән шөгыльләнүче оешмалар һәм предприятиеләр бармы?
Әлеге планда Пенсия фонды игътибарга лаек. Әлеге учреждение хезмәткәрләре бина тирәсендәге мәйданга яшь чыршылар утыртып кына калмыйча, үсентеләрне урамда утлап йөргән терлекләрдән саклап, аларны тотып та алганнар.
Районда үзләренең кече ватаннары киләчәге турында кайгырткан торак пунктлар да бар. Мисалга, Савгачта, Николай Данилов тырышлыгы белән, авыл читендәге урамнарның берсен тотып алганнар һәм хәзер ул яшеллеккә күмелеп утыра.
Шулай ук Кече Аксубайда да урамнар яшеллеккә күмелгән. Тирә-ягын агач-куаклар әйләндереп алган башлангыч мәктәп әлеге күренеше белән генә дә балаларга экологик тәрбия бирә. Поселоктагы тәртипне Анатолий Молоствов контрольдә тота. Ә менә район үзәгенә килгәндә, карт агачларны кискәннән соң, буш чүлгә охшап калган Золин урамына карарга куркыныч. Поселок советы аны бу хәлдә калдырмас, дип ышанасы килә.
Агач-куаклар - ул матурлык кына түгел, эссе көндә ышыклану чарасы да. Бүгенге көндә утырту материалы белән проблема юк. Урман хуҗалыгы ел саен көзен һәм язын агач-куак үсентеләренең төрле төрләрен тәкъдим итә. Үзебезнең кече ватаныбызны бергәләп яшелләндерик, кешеләр тормышына куркыныч тудырган киселгән карт агачлар урынына яшьләрен утыртыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ветераннар Советы президиумы.