Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төрлесеннән

ЦСОН да очрашу

"Нежность" ЦСОНның тернәкләндерү бүлегендә аерым һөнәр вәкилләренең бергәләп ял итүе күркәм традициягә әверелә бара. Бу юлы дәүләт иминиятенең элеккеге хезмәткәрләрен әлеге үзәктә җыю инициативасы белән әлеге учреждение һәм шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераннарының район советы рәисе Евгений Копанев чыкты. ЦСОН белгечләре аның тәкъдимен хупладылар. Дәүләт иминияте ветераннары тернәкләндерү үзәгендә...

"Нежность" ЦСОНның тернәкләндерү бүлегендә аерым һөнәр вәкилләренең бергәләп ял итүе күркәм традициягә әверелә бара.


Бу юлы дәүләт иминиятенең элеккеге хезмәткәрләрен әлеге үзәктә җыю инициативасы белән әлеге учреждение һәм шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераннарының район советы рәисе Евгений Копанев чыкты. ЦСОН белгечләре аның тәкъдимен хупладылар. Дәүләт иминияте ветераннары тернәкләндерү үзәгендә булып, үзләренең сәламәтлекләрен ныгытудан максималь канәгатьләнү алсыннар өчен, бүлек хезмәткәрләре, гадәттәгечә, дәвалау һәм ял итү программасына мәдәни-күңел ачуны да керттеләр.
Шул көннәрдә алар янында Евгений Петрович та булып китте. Аның бирегә килүе дәүләт иминияте өлкәсе пенсионерлары өчен чын бәйрәмгә әверелде. Очрашу бик күп шатлыклар, күңелле тәэсирләр калдырды. Мул табын артында эшләгән елларны искә алдылар, ә аннан соң җыр-моң бөтен залга таралды. Ял итүчеләр Евгений һәм Руфина Копаневлар башкаруындагы җырларны тын да алмый тыңладылар һәм үзләре дә аларга кушылып җырладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев