Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төрлесеннән

Ташу бетте, су китте

Быел язгы ташу безнең районны да читләтеп үтмәде. Һава торышының кискен җылынуы, явым-төшемнең күп булуы елгаларда суның кискен артуына китерде, кайбер урыннарда елгалар ярларыннан ташып чыкты. Район үзәгендә Сөлчә елгасы буенда урнашкан урамнар аерым куркыныч зона астында калды. Шул рәвешле Карьерная, Луговая, Набережная урамнарына су күтәрелде. Карьерная урамында җиде йортны,...

Быел язгы ташу безнең районны да читләтеп үтмәде. Һава торышының кискен җылынуы, явым-төшемнең күп булуы елгаларда суның кискен артуына китерде, кайбер урыннарда елгалар ярларыннан ташып чыкты. Район үзәгендә Сөлчә елгасы буенда урнашкан урамнар аерым куркыныч зона астында калды.


Шул рәвешле Карьерная, Луговая, Набережная урамнарына су күтәрелде. Карьерная урамында җиде йортны, урам-бакчаларны су басты. Луговая урамында су өйләр эченә кадәр керде, хәтта. Әмма халык эвакуацияләүдән баш тартты.
Набережная урамында Сөлчә елгасы ярларыннан ташып чыгу сәбәпле, халык утрауда калды. МЧС хезмәткәрләре иртән һәм кичен кичү оештырып ярдәмгә килделәр - Сөлчә елгасы аша салынган күпердән янгын сүндерү машинасында һәм ДОСААФ ОСТО РО автомашинасында кешеләрне өйләренә ташыдылар. Набережная урамыннан бер гаилә эвакуацияләнде - чөнки әлеге гаиләдә мәктәп укучылары һәм эшкә баручы өлкәннәр бар иде.
Юл полотносы астыннан басулардан агып төшкән суны тиешле юнәлешкә җибәрү өчен каралган су торбалары кар эрү чорында тагын бер проблемага әверелде. Спорткомплекс урнашкан районны нәкъ менә шул сәбәпле су басты, Золин урамында да куркыныч хәл килеп туды. Әмма монда коммуналь хезмәткәрләр эшкә алынды - экскаватор белән алар суны тиешле юнәлешкә җибәрү өчен керү-чыгу юлларын казыдылар.
-Ташу Татарстанның күп кенә районнарын да читләтеп үтмәде. Безнең районда язгы ташуга кадәр гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия төзелгән иде, елгаларда суның күтәрелү күләмен контрольләү буенча һәр көнне мониторинг үткәрелде, мәгълүматлар ЕДДС (бердәм кизү диспетчер хезмәте) диспетчеры пультына хәбәр ителеп торды, хәл тәүлек әйләнәсе күзәтү астында булды, - дип сөйли янгын часте начальнигы Әхтәм Насретдинов. Бүгенге көндә Сөнчәле һәм Кәкре Күл торак пунктлары янындагы елгаларда су күләме югары кала бирә. Әмма монда су басу куркынычы күзәтелми инде.
Районда ташу аркасында килгән зыянны ачыклау өчен махсус комиссия оешкан. Ничек кенә аяныч булмасын, барлык зыян күрүчеләрнең дә мөлкәтләре бәхетсезлек очрагыннан иминиятләштерелмәгән булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: читләтеп үтмәде