Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төрлесеннән

Соңгы чиккә әзерлек

Республикада һәм районда гражданнар оборонасы үзәкләштерелгән хәбәр итү Төбәк автоматлаштырылган системасының әзерлеген тикшерү үтте. Бөтен республикада үткәрелгәнчә, контроль үткәрү көнне шәһәр тибындагы Аксубай бистәсендә һәм районның торак пунктларында да хәрби бәрелешләр яки әлеге хәрәкәтләр нәтиҗәсендә килеп чыккан, табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләр аркасында пәйда булган куркынычсызлык турында халыкка...

Республикада һәм районда гражданнар оборонасы үзәкләштерелгән хәбәр итү Төбәк автоматлаштырылган системасының әзерлеген тикшерү үтте.


Бөтен республикада үткәрелгәнчә, контроль үткәрү көнне шәһәр тибындагы Аксубай бистәсендә һәм районның торак пунктларында да хәрби бәрелешләр яки әлеге хәрәкәтләр нәтиҗәсендә килеп чыккан, табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләр аркасында пәйда булган куркынычсызлык турында халыкка хәбәр итүне үз эченә алган кисәтү сигналлары тавышы тынып тормады. Хәбәр итү сигналын район халкына җиткерү автомашиналарда торак пунктларга барып каты тавышлы репродуторлар аша гамәлгә ашырылды. Моңа 9 берәмлек техника -РОВД, ПЧ, Яңа Ибрай, Мюд, аерым янгын постлары һәм Аксубай җирлек Советы автомашиналары җәлеп ителде. Алар тарафыннан 52 торак пункт колачлап алынды. Тагын 20 торак пунктта кисәтү сигналлары мәчетләрдән репродукторлар аша алып барылды, калган торак пунктларда җибәрелгән кешеләр урамнар буйлап йөреп халыкка хәбәр тараттылар. Тулаем район буенча көтелмәгән хәл килеп чыккан очракта гражданнар оборонасы үзәкләштерелгән хәбәр итү автоматлаштырылган системасының әзерлеген раслап, әлеге бурыч уңышлы үтәлде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев