Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төрлесеннән

Сигаретны–чупа-чупска

Пәнҗешәмбе көнне Россиядә Бөтендөнья тәмәкесез көн билгеләп үтелде. Әлеге көнне «Сәламәт булу-зур бәхет» акциясен оештыручы ЦСОНның гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү хезмәткәрләре дә сәламәт яшәү рәвешен актив пропагандалап, чарадан читтә калмадылар. Аксубай лицееның «Свобода» волонтерлар отряды белән бергә алар район үзәгенә чыгып буклетлар тараттылар, тәмәкене чупа-чупска алмаштырдылар, тәмәке тартучыларның...

Пәнҗешәмбе көнне Россиядә Бөтендөнья тәмәкесез көн билгеләп үтелде.


Әлеге көнне «Сәламәт булу-зур бәхет» акциясен оештыручы ЦСОНның гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү хезмәткәрләре дә сәламәт яшәү рәвешен актив пропагандалап, чарадан читтә калмадылар. Аксубай лицееның «Свобода» волонтерлар отряды белән бергә алар район үзәгенә чыгып буклетлар тараттылар, тәмәкене чупа-чупска алмаштырдылар, тәмәке тартучыларның тиз картаюлары, төрле авырулар белән авырулары турында сөйләделәр. Кайберәүләр тәмәке белән теләми генә аерылыштылар, күпләр әлеге начар гадәтләреннән оялып, тартмыйбыз дигән булдылар. Әмма акцияне оештыручылар әлеге чарадан соң тәмәке белән мавыгучыларның күпмедер проценты, бәлки тәмәке тартуны ташларгадыр, дип фикер йөртүенә ышаналар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Сәламәт булу–зур бәхет»