Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төрлесеннән

Ремонт мәсьәләсе

Соңгы еллардан аермалы буларак, быелгы сезонда район үзәгендә күпфатирлы йортларны ремонтлау тулы куәткә барды. Күпфатирлы йортларның подъездлары уннарча еллар дәвамында чүплекне хәтерләтте. Кыш көне биредә спиртлы эчемлекләр кулланырга яратучы яшьләр төне буена ни генә кыланмыйлар иде. Фатир хуҗалары үз торакларында чисталык өчен көрәшсәләр дә, подъездагы әшәкелеккә исләре китмәде. Быелгы җәйдә...

Соңгы еллардан аермалы буларак, быелгы сезонда район үзәгендә күпфатирлы йортларны ремонтлау тулы куәткә барды.


Күпфатирлы йортларның подъездлары уннарча еллар дәвамында чүплекне хәтерләтте. Кыш көне биредә спиртлы эчемлекләр кулланырга яратучы яшьләр төне буена ни генә кыланмыйлар иде. Фатир хуҗалары үз торакларында чисталык өчен көрәшсәләр дә, подъездагы әшәкелеккә исләре китмәде.
Быелгы җәйдә шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе идарә компаниясе тарафыннан күпфатирлы 11 йорт подъездында агымдагы ремонт ясалганнан соң бу битарафлылык юкка чыгар бәлки.
-Барлык эшләрне дә без үз көчебез белән алып барабыз, - дип сөйли идарә компаниясе җитәкчесе Игорь Колесников, - һәм әлбәттә инде, ремонт һәм торакны яхшы хәлдә тоткан өчен түләнгән фатир хуҗалары акчасы да шунда сарыф ителә.
Тулаем алганда, идарә компаниясе тарафыннан район үзәге балансында торган 86 йортның 35 ендә агымдагы ремонт үткәрелгән. Аларда өлешчә түбә алмаштыру эше башкарылган, тимер ишекләр куелган, төтен юллары чыгарылган, канализация ремонтланган һәм башка вак-төяк эшләр башкарылган. Октябрь урамындагы ике йортта тышкы канализация челтәрләрен төзүгә 150 мең сум акча тотылган. Шул рәвешле идарә компаниясе район үзәгендә яшәүче уннарча кешене эш белән тәэмин иткән.
Идарә компаниясе моннан тыш торакны капиталь ремонтлау республика программасы буенча һәм район җитәкчелеге ярдәме белән Еллиев урамындага күпфатирлы йортны тәртипкә китерде.
Зур күләмле эш башкарылды, әмма аны тагын да арттырырга мөмкин иде. Эш шунда, ТКХ хезмәтләре өчен намуслы түләү керткән гражданнар белән беррәттән, түләргә теләмәүчеләр дә җитәрлек. Бүгенге көндә аларның идарә компаниясе алдында 800-900 мең сум бурычлары җыелган. Ә бит бу суммага тагын күпме йортларны ремонтлап булыр иде?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев