Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төрлесеннән

Подписка өчен бүләкләр

Район газетасы редакциясе вәкилләре Сабантуй алдыннан почта элемтәсе хезмәткәрләре белән очрашты. Почтальоннар белән очрашу редакция өчен күркәм гадәткә әверелде. Алар очрашып кына калмыйлар, редакция елына ике тапкыр язылу кампаниясе нәтиҗәләре буенча иң яхшы хат ташучыларга бүләкләр тапшыра. Бу юлы бүләккә беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча аерылып торучылар лаек булды. Кәкре Күл...

Район газетасы редакциясе вәкилләре Сабантуй алдыннан почта элемтәсе хезмәткәрләре белән очрашты.


Почтальоннар белән очрашу редакция өчен күркәм гадәткә әверелде. Алар очрашып кына калмыйлар, редакция елына ике тапкыр язылу кампаниясе нәтиҗәләре буенча иң яхшы хат ташучыларга бүләкләр тапшыра. Бу юлы бүләккә беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча аерылып торучылар лаек булды. Кәкре Күл почта элемтәсе бүлеге начальнигы берүк вакытта хат ташучы да булып эшләгән Светлана Непомнящая ике яртыеллык рәттән район газетасына яздыру буенча иң яхшысы булып тора. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, аның участогында район газетасы һәр өйгә килә. Чув. Енорускино ОПС начальнигы һәм берүк вакытта хат ташучы да булып эшләүче Мария Ендерюкова икенче урында. Шулай ул Сөнчәле авылы почта бүлеге коллективы да аерылып торды (ОПС начальнигы Любовь Крайнова).
Район газетасы мөхәррир урынбасары Николай Муравьев иң яхшы хат ташучыларга бүләкләр тапшырып, икенче яртыеллыкка район газетасына язылу кампаниясе тәмамланырга да санаулы көннәр генә калды, аның нәтиҗәләре буенча иң яхшы почтальоннарны да шулай ук бүләкләр көтә, дип искәртте. Һәр почтальонның да редакциядән бүләк алу шансы бар, димәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев