Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төрлесеннән

Планнар зурдан

Узган атнаның пәнҗешәмбесендә үткән район пенсионерлары Союзы советының йомгаклау утырышы традиция буенча районның тагын биш гражданинына тантаналы төстә пенсия таныклыгы тапшырудан башланды. Совет рәисе Әлфия Рәхмәтуллина үз чыгышында үткән елда башкарылган совет эшенең төп юнәлешләренә тукталды. Бу, беренчедән, «Өлкән яшьтәге кешенең социаль портреты» Республика конкурсының район этабын оештыру; Мәхәббәт һәм...

Узган атнаның пәнҗешәмбесендә үткән район пенсионерлары Союзы советының йомгаклау утырышы традиция буенча районның тагын биш гражданинына тантаналы төстә пенсия таныклыгы тапшырудан башланды.


Совет рәисе Әлфия Рәхмәтуллина үз чыгышында үткән елда башкарылган совет эшенең төп юнәлешләренә тукталды. Бу, беренчедән, «Өлкән яшьтәге кешенең социаль портреты» Республика конкурсының район этабын оештыру; Мәхәббәт һәм тугрылык көнен үткәрү; юбилярларны хөрмәтләү; яшьләр эше һәм спорт комитеты белән берлектә үткәрелгән пенсионерлар Спартакиадасы; волонтерлык, аның кысаларында хатын-кызлар союзы советы белән берлектә авыр тормыш хәленә юлыккан ялгыз, авыру гражданнарның өйләренә барып, аларга ярдәм итүне оештыру, шулай ук пенсионерлар советына төрле сораулар белән мөрәҗәгать итүчеләргә консультация бирү. Узган ел азагында ук районда район пенсионерлары арасында «Компьютер ликбезы» проектын оештыруга әзерлек башланды. Бүген төрле өлкәләрдә эшләп чыккан 48 ветеран өйрәнүләр үтә. Яңа төркем туплау башланган.
2012 елда Совет башкарачак эшләргә килгәндә, кеше хокуклары буенча уполномоченный белән килешү төзү планлаштырыла. аның нигезендә пенсионерларга график белән билгеләнгән көннәрдә тиешле консультация алу мөмкинлеге туачак. «Татарстанда өлкән кешенең социаль портреты» конкурсының район туры тәмамланды. Спорт юнәлешендә дә эш дәвам итәчәк.
Авыл җирлекләрендә, учреждениеләрдә һәм оешмаларда чираттагы Спартакиадага әзерлек башланды. Пенсионерларның волонтерлык хәрәкәте алга таба үсеш алачак. Совет пенсионерларына әлеге юнәлештә булышлык күрсәткән үзәк китапханә китапханәчесе Фәймә Гатинага һәм Галина Бобковага истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Утырышта үз эшчәнлекләре белән районның мәдәни һәм социаль үсешенә өлеш керткән юбилярлар-Зинаида Жаркова һәм Аркадий Харитонов та билгеләп үтелделәр.
Утырышта район пенсионерларын Россия Президентына сайлауларда катнашырга чакыру турында Мөрәҗәгать кабул ителде.
Анда ветераннарга чагыштырыр нәрсә бар, аларга ил язмышында бер генә авыр чорны күрергә туры килмәде, алар оныкларының матур тормышта яшәүләрен, буш кибет киштәләре белән истә калган авыр 90 нчы елларның кире әйләнеп кайтуын теләмиләр, бүген исә алар азык-төлектән сыгылып тора диелә.
Өлкән буын кешеләренең дә тормышы билгеле күләмдә яхшырды. Алар пенсияне вакытында алалар, инфляциягә бәйле пенсия акчасы да даими артып тора. Федераль программа буенча Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм сугыш толларына торак төзелә, өлкән яшьтәге гражданнарның проблемаларына өстенлек бирелә. Илдә яшьләргә, шул исәптән авыл яшьләренә дә ярдәм күрсәтү программалары эшләнә. Районда заманча спорт комплексы пәйда булды. Безнең оныкларыбыз авырлыклар күрергә тиеш түгел, без шуңа җаваплы, диелә мөрәҗәгатьтә. Әгәр без, Россиядәге миллион ярым пенсионерның һәрберсе илнең алга таба үсеше һәм тотрыклыгы өчен үз тавышыбызны бирәбез икән, алга таба да илдә тынычлык хакимлек итәчәк. Барысы да 4 мартта безнең нинди позиция алуыбызга бәйле булуын истән чыгармыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Район пенсионерлары Союзы советының йомгаклау утырышы