Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төрлесеннән

Мин – гражданин

Күптән түгел кулыма тоткан беренче документны ачып, мин Россия Федерациясе гражданины дигән сүзләрне укыдым... Шуннан соң үземә-Гражданин нинди булырга тиеш?-дигән сорау бирдем. Әлбәттә инде, үз Ватанын яраткан һәм аның иминлеге өчен корбан булырга әзер патриот булырга. Гражданин үз иленең законнарын белергә, үтәргә һәм аның бай тарихы белән таныш булырга тиеш....

Күптән түгел кулыма тоткан беренче документны ачып, мин Россия Федерациясе гражданины дигән сүзләрне укыдым...


Шуннан соң үземә-Гражданин нинди булырга тиеш?-дигән сорау бирдем. Әлбәттә инде, үз Ватанын яраткан һәм аның иминлеге өчен корбан булырга әзер патриот булырга. Гражданин үз иленең законнарын белергә, үтәргә һәм аның бай тарихы белән таныш булырга тиеш. Чөнки безнең бабаларыбыз кешелек тарихында иң дәһшәтле Бөек Ватан сугышында җиңү яуладылар. Без шулай ук үткәннәрсез киләчәкнең булмавын истән чыгармаска тиеш.
4 мартта илдә Президент сайлаулары үтә. Минемчә, якыннарының, балаларының, өлкән яшьтәге ата-аналарының язмышына битараф булмаган һәр кеше тавыш бирергә тиеш. Сайлаулар борынгыдан ук юкка гына үткәрелмәгән. Кешеләр үзләре яшәгән илнең киләчәге аларның тавыш бирүенә бәйле булуын ул вакытта ук яхшы аңлаганнар.
Мин үземнең Ватанымны яратам һәм аның киләчәгенә куркынычы янамавын телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Гражданин нинди булырга тиеш