Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төрлесеннән

Өмәгә бөтен ил белән

Район үзәгендә һәм район авыл җирлекләрендә территорияләрне җыештыру һәм төзекләндерү буенча традицион шимбә өмәсе үтте. Бу көнне бистә халкы йорт яны участокларын чүп - чардан чистарттылар. Барлык учреждениеләр һәм оешмалар зур эш күләме башкардылар. Халыкның активлыгына карамастан, кайберәүләр халык тарафыннан үткәрелгән «генераль чистарту»га битараф карадылар. Мисалга, ТСЖ йортларында (управляющий Э.Кыямова)...

Район үзәгендә һәм район авыл җирлекләрендә территорияләрне җыештыру һәм төзекләндерү буенча традицион шимбә өмәсе үтте.


Бу көнне бистә халкы йорт яны участокларын чүп - чардан чистарттылар. Барлык учреждениеләр һәм оешмалар зур эш күләме башкардылар.
Халыкның активлыгына карамастан, кайберәүләр халык тарафыннан үткәрелгән «генераль чистарту»га битараф карадылар. Мисалга, ТСЖ йортларында (управляющий Э.Кыямова) тиешле дәрәҗәдә эшләмәделәр, Мазилин урамында урнашкан «Ильфа» кибете янында җыештырылмаган төзелеш материаллары өелеп ята. Совет урамындагы ябык базар, «Магнит» кибете территорияләрен чистартырга кирәк. Авыл җирлекләре арасында Иске Ибрай һәм Шәрбән авылларында чистарту эшләре әллә ни мактанырлык түгел.
Чисталыкның үзебез өчен кирәклеген кабатлый-кабатлый арыдык инде, безнең өчен беркем дә килеп эшләмәячәк. Чисталык һәм тәртип сәламәтлек нигезе, балаларда культуралылык тәрбияләү, кунаклар алдында да үзең яшәгән районның, урамның, йортның чиста булуын күрсәтү оят булмаячак.
«Юность» УСЗ, ПЛ-88, район үзәге мәктәпләре, Горгаз, ОВД, Яңа Ибрай, Иске Тимошкино, Ильдеряк авыл җирлекләре чараның мөһимлеген аңлап, тырышып хезмәт куйдылар. Бистә советы, МЧС, районның Мәшгульлек үзәге көче белән «Таш чокыр» чишмәсе территориясе чистартылды һәм төзекләндерелде.
Хәзерге вакытта һәр оешма алдында үз участокларын яшелләндерү һәм чәчәк түтәлләре утырту мәсьәләсе тора. Кайбер урыннарда элмә такталар искергән, шуларга да күз салырга кирәк.
Җиңү көне якынлаша, шуңа бәйле обелискларга һәм аларның территорияләренә игътибар итәргә. Районны төзекләндерү дәвам итә, ул тагын да чистарак һәм матуррак булсын өчен тырышасы бар әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: традицион шимбә өмәсе үтте