Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төрлесеннән

Матурлык куркыныч та була

Биналарның эчке бизәлеше өчен матур булган бар нәрсә дә туры килмәскә мөмкин. ТР буенча Россия УНД ГҮ МЧС ның Аксубай муниципаль район буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге җитәкчесе Р. Гафиятов полимер, лаклы-буяулы, полистироль плиткалар, ДСП-панельләр, пенопласт, пенополистирол, пыяла пластиклар, линолеумнар, ламинат, пеноплен кебек бизәү материалларының янгын куркынычсызылыгы сертификаты буларга тиеш дип...

Биналарның эчке бизәлеше өчен матур булган бар нәрсә дә туры килмәскә мөмкин.


ТР буенча Россия УНД ГҮ МЧС ның Аксубай муниципаль район буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге җитәкчесе Р. Гафиятов полимер, лаклы-буяулы, полистироль плиткалар, ДСП-панельләр, пенопласт, пенополистирол, пыяла пластиклар, линолеумнар, ламинат, пеноплен кебек бизәү материалларының янгын куркынычсызылыгы сертификаты буларга тиеш дип кисәтә. Аларның күпчелеге көчле янучан, югары коэффициентлы төтен чыгаруга ия һәм янган вакытта агулы матдәләр бүлеп чыгаралар. Әлеге материалларны эвакуацияләү юлларында, коридорларда, вестибюльларда, холларда, баскычларда куллану катгый тыела.
Әлеге материаллар янган вакытта фенол, фосген, формальдегид, СО, двуокись углерод, хлорлы водород һ.б. бүлеп чыгара. Токсик ялганышлар кеше геннарына, сулыш алу юлларына, репродуктив органнарга, күзләргә, тән катламына тискәре йогынты ясый, үзәк нерв системасына көчле зыян сала.
Полимер материаллар янган вакытта, югарыда телгә алынган фосген, хлорлы һәм цианист водород, формальдегид, углерод оксиды һәм газ бүлеп чыгаручы стиролдан тыш, цианистлы водород (синиль) кислотасы (0,3 мг/л дан артык концентрация күзәтелгәндә барлык тереклекне юкка чыгаруга ия), галогеноводородлы хлор, азот оксиды һ.б. кебек югары токсинлы матдәләр барлыкка килә.
Нерв системасы функцияләрен бозуга китергән фенол да шулай ук көчле агу. Фенол тузаны, буы һәм эремәсе күз тышчасын, сулыш алу юлларын, тәнне зарарлый, баш миенә зарар сала. Хәтта фенолның аз гына дозасы да йогынты ясаганда да төчкерү, йөткерү, баш авырту, баш әйләнү, хәл китү, косасы килү, агарыну күзәтелә.
Аңны югалты, сулыш алу авырлашу, күзнең мөгез катлауы сизмәү, йөрәк тибешенең акрынаюы, салкын тир бәреп чыгу, көзән җыеру кебек авыр хәлләр дә күзәтелергә мөмкин. Фенол еш кына онкологик авырулар килеп чыгуга сәбәп булып тора. Аның ни дәрәҗәдә куркыныч булуын аңлау-имин тормыш рәвеше алып бару юлы!
Биналарны, өйләрне, бүлмә стеналарын җылыту һәм тавыштан изоляцияләү өчен кулланылган материалларда да сәламәтлек өчен зыянлы булган матдәләр бар: минераль вата (Rockwool, isoyol, np.); стекловата (Isover, ursa, np.); пенопласт. Әлеге материаллар составында фенол-формальдегид бәйләгеч җепселләр бар. Пенополиуретан ("монтаж пенасы", PPU) - үз формуласында хлор булган материал (димәк, җылынганда ул фосген бүлеп чыгарырга мөмкин).
Теге яки бу бизәү материалын сатып алганда сатучыдан аның янгын куркынычсызылыгына кагылышлы сертификатын таләп итәргә һәм аның белән танышырга кирәк.
Безнең илдә янгын сертификациясенә ия продукцияләрнең аерым исемлеге гамәлдә. 2009 елның 1 маена кадәр, икенче төрле әйткәндә, "Янгын куркынычсызлыгы таләпләре турындагы техник регламент" 123 нче Федераль законы гамәлгә кергәнче әлеге исемлек Россия Федерациясе МЧСның 320 нче боерыгы белән билгеләнә иде. Хәзерге вакытта әлеге продукцияләр исемлеге өч документ белән регламентлаша:
-"Янгын иминлеге таләпләре турындагы техник регламент" 123 нче ФЗ;
-17.03.2009 нчы елдан гамәлгә кергән 241 нче РФ Хөкүмәте Карары ТН ВЭД кодына туры килгән чит илдә җитештерелгән продукция өчен);
-30.04.2009 елдан үз көченә кергән 1573 нче техник регламентлаштыру һәм метрология буенча Федераль агентлык боерыгы ( ОКП кодына туры килгән үзебезнең илдә җитештерелгән продукция өчен).
Хәзерге вакытта ТР МЧС баш идарәсе һәм Татарстан таможнясының янгын куркынычсызлыгы өлкәсендә сертификацияләүгә ия булырга тиешле продукция җитештерү һәм сатуны контрольләүдә үзара хезмәттәшлек турындагы ведомствоара боерыгы булдырыла. Материалларның янгын куркынычсызлыгы үзенчәлекләре турында тулырак мәгълүматны Сез Интернеттан 2008 елның 22 июленнән гамәлгә кергән "Янгын куркынычсызлыгы таләпләре турындагы техник регламент" 123 нче РФ Законының 13 маддәсеннән укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев