Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төрлесеннән

Матурлык бүләк итә

Берәүләр матурлыкны тудыра, ә икенчеләре шул гүзәллеккә карап сокланалар. 15 февраль көнне балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Әлфия Рәшит кызы Нурхамәтованың туган якны өйрәнү музеенда ачылган күргәзмәсеннән без дә шундый соклангыч тәэсирләр белән чыктык. Бу көнне бирегә сәнгатьне үз итүчеләр, Әлфия Рәшитовнаның талантына гашыйк укучылары килгән иде. Күргәзмәгә куелган рәсемнәр белән...

Берәүләр матурлыкны тудыра, ә икенчеләре шул гүзәллеккә карап сокланалар. 15 февраль көнне балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Әлфия Рәшит кызы Нурхамәтованың туган якны өйрәнү музеенда ачылган күргәзмәсеннән без дә шундый соклангыч тәэсирләр белән чыктык.


Бу көнне бирегә сәнгатьне үз итүчеләр, Әлфия Рәшитовнаның талантына гашыйк укучылары килгән иде. Күргәзмәгә куелган рәсемнәр белән танышкач, Аксубай мәчете имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт, Сәнгать мәктәбе җитәкчесе Галина Сруртдинова, Язучылар союзы берлегеннән Миңнеруй Хәбибуллина белән Рушания Низамова чыгыш ясап, үзләренең уй-хисләрен белдерделәр.
Күргәзмәгә куелган картиналар сәнгатьчә эшләнеше белән үзләренә җәлеп итәләр. Әйләнә-тирәбезнең матурлыгын тасвирлаган, майлы буяу белән киндергә төшерелгән рәсемнәр яныннан тиз генә китеп булмый, караган саен карыйсы килеп тора.
Лениногорск сәнгать училищесында һәм институтта укыганда Әлфия рәсем сәнгать тарихын тирәнтен өйрәнә һәм туплаган белемнәренә үзенең иҗат фантазиясен дә кушып, берсеннән-берсе матур картиналар иҗат итә башлый.
Ислам дине кануннарын үтәп яшәүче Әлфиягә гарәп графикасы үтә дә якын, Аллаһ сүзләре язылган Шәмаилләр, Кол Шәриф мәчете рәсеме югары һөнәри дәрәҗәдә иҗат ителеп, кеше күңеленә рәхәтлек иңдереп торалар.
Янында һәрдаим илһамландырып торучы гаиләсе булганда ялкынланып иҗат итә Әлфия Нурхамәтова. Балалары да үзе кебек талантлы, ә ире Филкать аңа багышлап шигырь дә иҗат иткән хәтта. Күргәзмәгә килүчеләр, ә аларның саны аз түгел, Әлфия Рәшитовнага яңа иҗади уңышлар телиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Аксубай туган якны өйрәнү музее Аксубай балалар сәнгать мәктәбе Әлфия Нурхамәтованың картиналар күргәзмәсе